Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грейның якын дусты вафат булган

Җырчы Әлмәттәге Айрат Хәмидуллин җитәкчелегендәге оешма белән Elvin Grey продюсерлык үзәген проектлау буенча эшләгән.

news_top_970_100
Элвин Грейның якын дусты вафат булган
Абдул Фархан

Элвин Грей исеме белән җырлаучы Радик Юлъякшинның дусты үлгән. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә язып куйды.

«Бүген минем якын дустым — Айрат Хәйретдинович вафат булды. Бик мәрхәмәтле кеше иде. Бик авыр», — дип яза ул.

Айрат Хәмидуллин төзелеш компаниясе җитәкчесе булган. Ул Elvin Grey продюсерлык үзәген проектларга ярдәм иткән. Бу турыда 2017 елда Радик үзе язган. Ул Айрат Хәмидуллин белән төшкән фотоларын да пост итеп куйган булган. «Әлмәттәге „Прокомп“ проект-төзелеш компаниясенә кердек әле. Бу оешма белән Elvin Grey продюсерлык үзәген проектлау буенча тыгыз эшлибез. Оешма белән Айрат Хәйретдинович идарә итә», — дип язган җырчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100