news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Элвин Грейның әнисе: «Килен булгач, мин рәхәткә чыктым»

Җырчы Данир Сабиров Элвин Грейның әнисеннән кыска интервью алган.

news_top
Элвин Грейның әнисе: «Килен булгач, мин рәхәткә чыктым»
https://www.instagram.com/nafisa_yulyakshina/

Ришат Төхвәтуллинның Казандагы концертында Данир Сабиров Элвин Грейның әнисе Нәфисә ханым белән сөйләшкән. Кыска әңгәмәне артист инстаграмының сторисына урнаштырган.

— Нәфисә апа, никахларны гөрләттек. Ничек соң, өйләнгән малай белән буйдак малай арасында аерма сизеләме?

— Африкадан ширбәт аеннан кайтып төшү белән үк гаиләле икәнлеге күренде. Бер-берсе белән киңәшмичә, ниндидер эшне башламыйлар. Минем күңелем тыныч хәзер. Бүген төнлә гастрольләргә чыгып киттеләр. Бөтен әйберләрне икесе бергә әзерләделәр. Үзе генә булганда, әйберләрен мин тутырыша идем. Рәхәткә чыктым. Киленем бар, Аллаһка шөкер, — дип елмайган Нәфисә ханым.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар