Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грейның никахы турында администраторы: «Әлбәттә, никах булачак…»

Мессенджерларда Элвин Грейның иртәгә никах укытачагы турында язалар.

news_top_970_100
Элвин Грейның никахы турында администраторы: «Әлбәттә, никах булачак…»
Рамил Гали

Бу көннәрдә күп мессенджерларда: «Шимбә көнне Элвин Грей Казанда никах укытачак. Мәҗлескә Уфа делегациясе килүе көтелә. Тик бу төгәл түгел», — дигән хәбәр таралды.

Гайбәтләргә урын калдырмас өчен, дөреслекне белергә теләп, Элвин Грейның администраторларына шалтыраттык. Валентина хәбәрне расламады. «Миңа бу турыда хәбәр итмәделәр», — дип котылды.

Артемның сөйләшүе бу сүзләр чын түгелме икән дигән шик тудырды. Шактый уйланып торганнан соң, Артем: «Әлбәттә, Элвинның никахы булачак… Кайчан да булса. Тик бу шимбә түгел», — диде.

Нәрсә диик, иртәгәне көтеп, Элвин белән йөргән кызының сторисларын саклыйсы гына кала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100