Элвин Грейның кайда дәваланганы билгеле булды
Радик Юльякшин чит илгә дәваланырга киткән.
Җырчы Элвин Грейның, акустик җәрәхәт алып, җитди авырый, дип язган идек. Ул хәтта концертларын уздырудан баш тартырга мәҗбүр булды.
Радик бер айлап безнең илдә дәваланды. Хәзер дәвалануын Германиядә дәвам итә. Ул алман клиникасында төшкән видеосын инстаграмына куйган.
Видеодан күренгәнчә, Радик дәвалаучы табиб белән тәрҗемәче ярдәмендә аңлаша. Табиб махсус җайланма белән Радикның колагын тикшерә.
Элвинның инстадашлары аңа тизрәк савыгуын теләп яза.