Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грейның кәләше никах күлмәген кайда тектергән?

Дизайнер күлмәкнең бәясен сер итеп саклый.

news_top_970_100
Элвин Грейның кәләше никах күлмәген кайда тектергән?
https://instagram.com/guzel_valishina

Элвин Грейга түбәтәйне һәм кәләше Инзиләгә никах күлмәген Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның кызы Гүзәл Вәлишина теккән. Танылган дизайнер бу турыда үзенең инстаграмында яза.

«Өч ай элек төш күрдем. Ул турында якыннарыма да сөйләдем әле.

Бер ай элек миңа Инзилә язды, никахлары булачагын әйтеп сөендерде.

Менә ул көн килеп җитте. Бөтенесе дә мин төштә күргәнчә узды. Тормышымда шундый мөмкинлекләр биргәне өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен.

Радик, Инзилә! Аллаһы Тәгалә сезнең тормышыгызны җиңел һәм шатлыклы итсен! Сау-сәламәт булыгыз, матур балалар үстерегез, алар олыгайган көнегездә сезгә шатлык китерсен! Бер-берегезне яратып, җылы кулларыгызга тотынып, сөенеп яшәгез», — дип яза ул.

Инстачылар күлмәкнең бәясе белән кызыксыналар. Андый сорауларны Гүзәл җавапсыз калдырган.

  • Ниһаять! Элвин Грей сөйгәне Инзилә белән никах укыткан, дип язган идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100