Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грейның «игезәге» табылган

Сахалин җырчысы башкару стиле һәм сәхнәдә үз-үзен тотышы белән Радикны кабатларга тырышкан.

news_top_970_100
Элвин Грейның «игезәге» табылган
Салават Камалетдинов

Җырчы Элвин Грейның «игезәге» барлыкка килгән. Социаль челтәрләрдә Поронайск шәһәрендәге (Сахалин өлкәсе) бәйрәмчә бизәлгән сәхнәдә Элвин Грей репертуарыннан «Черноглазая» җырын башкаручы артистның видеосы таралды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. 

Сахалин җырчысы тышкы кыяфәте белән Радикка охшамаса да, сәхнәдә үз-үзен тотышы һәм җырлавы белән аны кабатларга тырышкан. Тамашачылар да псевдоартистны җылы кабул иткән. 

«Мин үзем бу видеоны күптән түгел генә күрдем һәм бик гаҗәпләндем. Димәк, хәзер Элвин Грей „Ласковый май“ кебек бер үк вакытта берничә урында чыгыш ясый ала? Бик уңайлы. Аның авторлык хокукларыннан башка чыгыш ясавы бик үк дөрес түгел, әлбәттә», — дигән бу хакта Элвин Грей үзе. 

Артист үзенең игезәкләре булу турында белә һәм аларга карата тискәре фикердә тормый, аларны судка бирергә дә җыенмый.

«Мин нигә каршы булырга тиеш ди? Минем белән элемтәгә керсеннәр. Аларга җәза бирмәсеннәр өчен, чыгышлар ясарга рәсми рәвештә рөхсәт бирермен. Чөнки безнең материаллар белән дөнья күләмендәге җитди компанияләр файдалана. Алга, дуслар.

Әгәр башкорт һәм татар музыкасы төрле почмаклардан яңгырый икән, мин моңа шат кына. Ләкин үзегезне Элвин Грей дип атамагыз. Мәсәлән, „кавер Элвин Грей“ дип йөртә аласыз. Минем елына 800 көн гастрольдә йөрү мөмкинлегем юк. Уңышлар! Үз җырларымны Владивостокта да, Бангкокта да тыңларга әзермен», — дигән ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100