Элвин Грейның дусты, башкорт музыканты Заһир Зәйнетдинов өйләнгән
Заһир Зәйнетдиновны Татарстан тамашачысы Элвин Грей концертлары аша белә.
Башкортстанның атказанган артисты, мультиинструменталист, биюче, ZAINETDIN псевдонимы белән чыгыш ясаучы Заһир Зәйнетдинов сөйгәне Регина Сәетгалиева белән никах укыткан.
Заһир Зәйнетдин Татарстан тамашачысына Элвин Грей концертлары аша яхшы таныш. Шулай ук Заһир Айдар Галимовның «Айдар» театр-студиясендә дә эшләгән иде. ZAINETDIN халык җырлары һәм үз композияцияләрен кубыз, курай, думбыра, сорнай, дудук кебек унбиштән артык музыка уен коралында башкара. Сәхнәдә үзенчәлекле шоу тәкъдим итүче артист Башкортстан яшьләре арасында бик популяр.
Никахы хакында музыкант үзенең инстаграмында хәбәр итә, бик бәхетле булуы турында яза. «Сөйгәнем мине үзгәртте һәм яратырга өйрәтте, иң мөһиме — минем гаҗәеп тормышымның бер өлешенә әверелде. Язмышыңны очратсаң, вакыт тукталып кала, диләр. Чыннан да шулай икән», — дигән ул.
Инстачылар Заһир белән Регинаны тормышларындагы әлеге зур вакыйга белән тәбрик итә. Яшьләргә тигез гомер, мәңге сүнмәс мәхәббәт, сөйкемле сабыйлар телиләр.