Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грейның беләгендәге татуировкада ноталар кайсы җырныкы? Белгеч ноталарны укыды

Элвин Грей - Радик Юльякшин Таиландда ял иткәндә төшкән фотоларында беләгендә кызыклы татуировка күрергә була. Анда ноталар язылган. Без бу ноталарның кайсы җырдан икәнен ачыкларга булдык.

news_top_970_100
Элвин Грейның беләгендәге татуировкада ноталар кайсы җырныкы? Белгеч ноталарны укыды
Ноталарны музыкаль белеме булган белгечтән "укытып", дөресрәге уйнатып карадык. Белгечебез баштан ук безгә дәгъва белдерде - ноталар дөрес язылмаган! Әмма, бик үтенеп сорагач, язылган ноталарны уйнап күрсәтте. Дөрес язылмау сәбәпле, бу көй берничә төрле уйналырга мөмкин дип аңлатты ул һәм ике вариантта уйнады.



Һәм менә Элвин беләгендәге ноталарга характеристика.



"Минем уйлавымча, Элвинның кулында ясалган татусында ноталар "җыелмасы" гына.

Бердəн, музыка талəплəре буенча, нота станының ("нотный стан") башында ачкыч торырга тиеш. Ул ноталарның тавышы югарылыгын билгели. Ягъни, төп ачкычлар -  скрипка һəм бас ачкычы. Монда скрипка ачкычы юк, бу - бик тупас хата. Аннары, ачкыч билгесе ул музыка символы дип әйтергә була. Бәлки, бик үк дөрес түгел чагыштырудыр, әмма ачкычтан башка нота яза башлау ул беренче хәрефен төшереп калдырып җөмлә яза башлау белән бер.



Үзен хөрмәт иткән музыкант скрипка ачкычын язмыйча ноталарны яза башламый. Мәсәлән, Глинка һәйкәлендә скрипка ачкычыннан башка нота станын язсалар, бу зур гауга чыгарыр, композиторны мыскыл итү итеп бәяләнер иде.



Икенчедəн, альтерация билгелəре юк. Дөрес, алар бөтенлəй дə булмаска мөмкин. Әгəр дə əсəр до мажор яки ля минор тональлегендә иҗат ителсә. Ә көйнең нинди тональлектә икəнен без əсəрнең иң актыккы аккордына карап белə алабыз. Элвин кулындагы рəсемнең нинди аккорд яки нота белəн тəмамланганы билгесез - ул күренми.



Менə, мəсəлəн, монда альтерация билгесе - фа диез. Жырның үлчəме 6/8. Скрипка ачкычы белән бас билгесе бар.

Өченчедəн, нинди генə көй булмасын, аның һəрвакытта да үлчәме була. Ягъни, бер тактта ничə өлеш барлыгын күрсəтə. Ул 2/4; 3/4; 4/4; 4/8 һ.б. була ала. Һəм һəрвакытта да скрипка ачкычыннан соң языла. Ə Элвинда ул юк. Үлчəмсез жыр була алмый бит инде!"



Һәм менә безнең музыка белгечебездән Элвин Грейның музыкаль белеменә бәяләмә:

"Ул нота белə микəн? Ул бит укымагандыр, түгәрәккә йөреп алганын белəм. Лəкин түгəрəктə төпле белем бирмилəр... ул нота танымыйдыр дип уйлыйм. Просто "самоучка".

Без татуга кагылышлы сорауны Радик Юльякшинның үзенә дә юлладык. Әмма әле аның белән элемтәгә кереп булмады. Җырчыдан җаваплар булса, сезне дә таныштырырбыз.

Һәм менә "самоучка"ның җырын да тыңлагыз инде. Сезнең өчен нинди җырчы кадерлерәк - музыкаль белеме булганмы, әллә музыкаль белеме булмаса да ярыймы?



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100