news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Элвин Грейга: «Тән әгъзаларын линейка белән үлчәгәнең булдымы?»

Җырчы бер минутлык әңгәмә видеосын язылучыларына тәкъдим иткән.

news_top
Элвин Грейга: «Тән әгъзаларын линейка белән үлчәгәнең булдымы?»
«Татар-информ» архивы

Элвин Грей «Бим-радио»да кунакта булган. Ул планнары һәм гаилә тормышы турында сөйләгән. Шулай ук кызыклы сорауларга «әйе-юк» дип җавап биргән.

Җырчы бер минутлык әңгәмәнең видеосын телеграм каналында куйган. Әңгәмә шактый кызыклы узган. Радик Юльякшин һәр сораудан рәхәтләнеп көлә, тик еш кына сорауларның аңлап бетерми һәм кабатлап сорый.

Фанатларың белән мөнәсәбәтләрең булдымы?

Юк.

Бардан куганнары бармы?

Юк.

Үз яшең турында алдаганың булдымы?

Юк.

Киемсез су коенганың бармы?

Өйдә.

«Олылар өчен кибет»тә булганың бармы?

Чыннан да юк.

Тән әгъзаларын линейка яки рулетка белән үлчәгәнең булдымы?

Юк, барысын да күз белән чамалап…

Тиешсез урында йоклаганың булдымы?

Булгандыр.

Үз буеңны беркайчан да үлчәмәдеңмени?

Юк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар