Элвин Грейга медаль бирделәр
Сөенечле хәбәрне җырчы инстаграмдагы сәхифәсендә язды.
Элвин Грей исеме белән чыгыш ясый торган җырчы Радик Юлъякшинга башкорт халкының атаклы шәхесләренә бирелә торган «Ал да, нур чәч халкыңа» медален тапшырганнар.
«Ниһаять мин өйдә. Бүген минем тормышымда мөһим вакыйга булды. Беренчедән, мин райондашым, галим, тарихчы, бөтен дөнья башкортлары корылтаеның беренче рәисе Нияз Мәҗитовның хәтер кичәсендә булдым. Икенчедән, миңа корылтайның яңа рәисе Данир Әхмәдиевич башкорт халкының атаклы шәхесләренә бирелә торган „Ал да, нур чәч халкыңа“ медален тапшырды. Мине зурлап, иҗатымны югары бәяләп, зур шәхес күреп, бүләк бирүләре өчен чиксез горурлык һәм җаваплылык. Зур рәхмәт! Алга табан да иҗат юлымда илһамланып дәвам итәрмен», — дип яза җырчы.
Инстачылар бертавыштан җырчыны котлый, мактау сүзләре язалар.