Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей үзенең "тавышсыз җырчы" булуын таныган

Радик Юльякшин БСТ каналы журналисты Рөстәм Зарафутдиновка интервью биргән.

news_top_970_100
Элвин Грей үзенең "тавышсыз җырчы" булуын таныган
Рамил Гали

Журналист Радик Юльякшиннан акустик травмасының нәтиҗәләре турында сораштырудан башлый.

Мин хәзер элекке кебек ишетмим. Колаклар томалангана бит. Шулай булды. Әмма бераздан соң ул җибәрә. Бер сәгать узды – шулай ук. Хәзер мин югары тавышларны бөтенләй ишетмим. Хастаханәгә барган идем, шунда ук салдылар. Бу музыка язарга комачаулый, - ди җырчы.

Ул “Элвин Грей” феноменының төп сәбәбе хезмәт дип атый. “Барысы да нульдән башланды”, - ди җырчы. “Мин җырлаганда яшь кызлар гына иде. Тормыш турында җырлап карадым, егетләр барлыкка килде. Аннары мужиклар өчен язып карадым. Соңыннан продюсерлар чакыра башлады. Биш ел Мәскәүдә утырып альбомнар яздырдым. Шунда Элвин Грей барлыкка килде”, - ди ул.

Сезне күпләр тавышсыз дип саный. Шул исәптән мин дә вокал күрсәткечләрегез югары дип санамыйм, - дип сорый журналист.

Тулысынча риза.

Ничек инде? Җырчыны сайлаганда мин тавышны сайлыйм.

Күңел җырлый. Концерт бирү өчен тавыш кирәк дип санамыйм. Музыкаль мәктәптә уку мәҗбүри түгел. Мин классик җыр башкара алмыйм. Миңа кирәк тә түгел.

Тавышсыз Элвин Грей дигәнгә үпкәләмисезме?

Теләсә ни әйтсеннәр.

Уфа Аренада концерт күпме тора?

3 миллион.

Ә күпме җыеп аласың?

Ике, бәлки өч тапкыр күбрәктер.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100