Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей «Яңы моң» бәйгесендә җиңгән җырчыга тиешле 1 миллион сумны бирмәгән

2021 елда Башкортстанда «Яңы моң» дип аталган музыкаль проект тормышка ашырылды. Республика Башлыгы Радий Хәбиров 30 млн сум акча бирде. Ә конкурсның җиңүчесенә 1 млн сум акча вәгъдә иткәннәр иде. Матбугат чаралары язганча, җиңүчегә әлегә кадәр акча бирелмәгән.

news_top_970_100
Элвин Грей «Яңы моң» бәйгесендә җиңгән җырчыга тиешле 1 миллион сумны бирмәгән
Рамил Гали

2021 елның яз айларында Башкортстанда үткән «Яңа моң» (башкортча — «яңы моң») конкурсы тирәсендәге сүз әле һаман тынмый. Әлеге музыкаль проект Башкортстан башлыгының 30 млнлык грантына үткәрелгән идек. Төп җиңүчегә — 1 млн сум. «Яңа моң» конкурсында катнашкан Татарстан кызы Гөлназ Гарифҗанова белән әңгәмәне язган идек. Җырчы анда бәйгедәге гаделсезлекләр турында сөйләде.

Әлеге конкурска 58 җырчы сайлап алынган. Шуларның 17се финалга чыгу өчен көч сынашкан. 2021 елның 15 маенда тамашачылар «Яңы моң» музыкаль проект җиңүчесе итеп Искәндәр Сөләймановны сайлап алганнар.

Башкорт телендә башкару осталыгын популярлаштырып, талантлы яшьләрне ачыклап, аларны танытып, республикада шоу индустриясен үстерү максатларын алга сөргән «Яңа моң» конкурсының җиңүчесе әле дә үзенең бүләген ала алмаган, дип яза «Пруфы» сайты.

Элвин Грей (Радик Юлъякшин) үзенең инстаграм сәхифәсендә: «Проектны тормышка ашырганда әлеге акчалар (сүз 30 миллион турында бара) тулысынча тотылып бетте. Аларның минем кесәмә кереп утыруы турындагы сүзләр чираттагы гайбәт кенә», — ди. Алай гына да түгел, Радик бәйге өстемнән чыкты дип бара — «Яңа моң» проектында сопродюсер һәм иганәче булуын хәбәр итә.

«Проектның иганәчесе буларак, чыгымнарның бер өлешен үзем финансладым. Без алдан билгеләнгән чыгымнарга „сыешмадык“, шуңа күрә тагын 30 млн сум акча кирәк булды. Чыгымнар ягыннан безнең әле дә бурычларыбыз бар. Бүгенге көнгә (пост 24 гыйнварда язылган) проектта катнашкан бөтен кешегә дә акча түләнмәгән әле. Проектның инициаторы һәм иганәчесе буларак, мин үземнең гастроль эшчәнлегеннән килгән акчалар хисабына бурычларны ябам, акча түләп барам. Без беркемне дә түләүсез калдырмыйбыз», — дигән Элвин Грей.

«Пруфы» сайты ачыклаганча, Элвин Грей акчаны үз кулына керүен үзе расласа да, акча Башкорт Корылтае карамагындагы башкорт халкын үстерү өчен оештырылган «Возрождение» фондына күчерелгән булган. Алар акчаның дөрес тотылуын исбатларга тырышкан, әмма ни өчен җиңүчегә акча бирелмәде дигән сорауга җавап бирә алмаганнар.

«Яңа моң»да җиңгән кешегә 1 млн сум акча һәм Элвин Грей лейблы белән эшләү мөмкинлеге дә биреләчәк», — дип язган иде узган елның март аенда «Bash.News».

Бүләк мәсьәләсенә ачыклык кертү теләге белән Радикның администраторларына шалтыраттык. «Комментарий бирмим. Белмим. Мин концертлар өчен генә җавап бирәм. Үзеннән сорагыз», — диде берсе.

Икенче администратор Артем да: «Бу сорау миңа түгел», — дип саубуллашты.

Радик Юльякшинның үзе белән элемтәгә берничек тә керә алмадык.

25 гыйнварда «Яңа моң» проектының вконтакте төркемендә конкурсның икенче сезоны өчен онлайн-кастинг игълан ителгән.

«Яңа моң» музыкаль проекты җиңүчесе Искәндәр Сөләймановка социаль челтәрләрдә язган хатларыбыз җавапсыз калды. Күрәсең, яшь башкаручының конфликтка керәсе килми. 18 яшьлек Искәндәр 1 миллион сумны ничек тотачагы хакында сөйләгән иде инде. Ул музыка белән фатирда шөгыльләнүен, күршеләренең батарея кагуларыннан зарланган булган. Шул сәбәпле, Искәндәр тавыш яздыра торган студия ачачагы хакында сөйләгән. Әмма премия акчасы түләнмәгәч, «Яңы моң»ның иң шәп җырчысы киләчәктә дә күршеләрен батарея кагарга мәҗбүр итәр, мөгаен.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100