Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей уңышының сере нәрсәдә? - "Башкортстан" газетасы

Элвин Грей уңышының сере нәрсәдә? Дөресен генә әйткәндә, мин Радик Юльякшинның, яки, үзе әйтмешли, Элвин Грейның көярмәне (фанаты) түгел: аның турындагы көндәлек яңылыклар белән танышып бармыйм, Интернет челтәрендә тулып яткан клипларын карап, җырларын тыңлый-тыңлый йоклап китмим. Кыскасы, фанатлар рәтенә берничек тә кертерлек түгел.

news_top_970_100
Элвин Грей уңышының сере нәрсәдә? - "Башкортстан" газетасы

Һичшиксез, күңелгә яткан, йөрәкнең ниндидер нечкә кылларын тирбәткән моңнары бар, ишетеп-күреп калсам, колак салам, аннан да бигрәк, каты уйга калам: шушы ук рәвештә тир түккән сәхнә әһелләреннән Радикны берничә башка югарырак иткән, төрле милләт вәкилләренән торган йөзләрчә мең көярмәннәр (фанатлар) армиясен берләштергән “Элвин Грей” күренешенең сере нәрсәдә?

Шулай итеп, нәкъ шундый уйлар мине 7 декабрьдә “Уфа-Арена” спорт сараеда үткән олы тамашага алып килде. Башкаларны белмим, әмма мин уңган, талантлы, егәрле милләттәштәребезнең берсе, Башкортостанның атказанган артисты, 8 меңнән артык (!) тамашачыны сыйдырган сарайга зур, заманча шоу үткәрергә йөрәге, дәрт-дәрманы, көче җиткән Радик Юльякшинның тамашачысыннан читтә кала алмадым. Әйтергә кирәк, Аренага яше дә, карты да җыелган иде, балалар да бихисап күренде. Ничек кенә булмасын (ә җитешсезлекләр бар иде, алар хакында соңрак), өч сәгатьлек шоуны ташлап кайтучылар табылмагандыр дип уйлыйм, чөнки сәхнәдән әлеге заманда һава кебек җитешмәгән табигыйлык, ихласлык бөркә, терекөмештәй тере, барысы өчен дә аңлаешлы һәм үз кеше булган Радикка битараф калу мөмкин түгел. Кем ни көтеп килгәндер, азактан нинди нәтиҗә ясагандыр, әмма Элвин Грей төрле яшьтәге, төрле социаль катламнарга караган, төрле кыймәтләргә ышанган, милли-мәдәни сыйфатлары белән генә түгел, тормышка карашы белән дә кырыкка аерылган халык массасын бер урынга җыю белән беррәттән, һичшиксез, аларны билгеле бер ният белән укмашкан ныклы рухи төйенгә бәйләде, бербөтен итеп берләштерә алды.

“Башкорт теле – минең туган телем”, “мин туган җиремдә, Башкортостанда, тик туган телемдә сөйләшәм һәм җырлыйм” кебегрәк төшенчәләрнең кабат-кабат ишетелүе, халык арасында киң таралган хитларның башлыча башкортса яңгыравы йөрәккә май булып ягылды, бу хәтта күңелгә дәрт-дәрман, ут өстәгән, рухи күтәренкелек биргән гамәл иде дисәм дә, хата түгел, чөнки тамаша, якты мәдәни күренеш булуы белән беррәттән, һичшиксез, милли тойгыларда спекуляция белән шөгыльләнергә яратучыларга да лаеклы җавап иде. Аныклап китәм. Әгәр җырчы ниндидер калыплар чигеннән чыгып, туган теленнән тыш башка телләрдә дә уңышлы җырлый, чыгыш ясый, клиплар төшерә, башка тарафларны һәм аудиторияләрне дә яулый ала икән, “афәрин”нән башка нәрсә дип әйтергә мөмкин! Димәк, мондый шәхес шулай дип исәпләмәгәннәрдән күпкә киңрәк һәм югарырак фикерли, күбрәк тир түгә һәм зуррак уңышка да ирешә – шул гына. Радик Юльякшин – моңа ачык мисал. Минем ише гади тамашачы өчен бу – милләтебезне данлаган һәм горурлык тойгысы бүләк иткән күренеш кенә. Хәер, ничек кенә булмасын, күпләрнең кумиры, үзенчәлекле башкаручы, шоумен Радик Юльякшин башкаланың иң зур мәйданында – меңәрләгән тамашачыны сыйдырган “Уфа-Арена”да беренсе тапкыр югары дәрәҗәдәге шоу-тамаша үткәргән милләттәшебез буларак тарихка кереп калды.

“Беренче коймак төйерле була” дигәндәй, җитешсезлекләр дә, әлбәттә, бар иде. Җыелган тамашасыларның зәвыгына бик үк туры килмәгән әсәрләр башкарган кайсыбер кунакларның сәхнәдә озак торуы, техник җәһәттән, кайсыбер җырларны башкарганда тавышның начар ишетелүе һәм һәм башка вак-төякләр тамашаның идеясен, әлбәттә, инкарь итә алмады – Радик Юльякшин кайчандыр “Уфа-Арена”ны тутырам” дип уйнап-чынлап биргән вәгъдәсен үтәде, халыкны тамашага җыю гына түгел, аларны бөтен организмга берләштереп, рухи-мәдәни максатына иреште.

Феноменның сере үтә гади, күрәсең. Беренчедән, егетнең эш сөюенә хәйран калырлык. Икенчедән, аның сәхнәдәге образы зур профессиональ команданың эш нәтиҗәсе икәнлеген аңлатып тору кирәкми. Әйе, һәр җәһәттән профессионаллар белән хезмәттәшлек итү зур матди чыгымнар, ачык кагыйдәләргә буйсынуны (шоу-бизнесның – үз кануннары) таләп итә, аның каравы, без заман таләпләренә туры килгән, кешеләрне җәлеп итә, куандыра, дәртләндерә алган шоу-тамаша күрәбез, һәм бу күпләргә сабак һәм өлге булырлык. Өченчедән, кабатлап әйтәм, Юльякшин табигыйлыгы, ихласлыгы һәм гадилеге белән якын – менә бит мин алдыгызда торам; сезнең кебек бер Аллаһ колы; шул ук калада туып үскәнмен, шул ук урамнардан йөргәнмен,  сез күргән-кичергәнне мин дә үз җилкәмдә татыганмын... Бар, аңлап кара чынбарлык та кайда пиар-адым...

Ничек кенә булмасын, ниндидер нәтиҗә ясар өчен шоуны үз күзең белән күрергә, үз колагың белән ишетергә, үз күңелең белән тоярга кирәк. Уңышлар һәм саулык уңган милләтәшебезгә. Булдыра ала, күрүебезчә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100