Элвин Грей: «Туй булмаска да мөмкин иде…»
Җырчы һәрвакыт янәшәсендә булган якыннарына рәхмәт сүзләре язган.
«Туй булмаска да мөмкин иде, әгәр янәшәдә якын кешеләребез булмаса», — дип язган Элвин Грей инстаграмга, әти-әниләре белән төшкән фотоларын урнаштырып.
«Әти-әниләребез, безгә булган игътибарыгыз һәм гомер буена кайгыртып яшәвегез өчен рәхмәт белдерәбез. Без сезне яратабыз», — дигән ул.
Виртуаль дуслары фотоларда Инзиләнең әнисенә бик охшаган булуы турында комментарийлар калдырганнар. «Әнисе белән кәләшеңне бутый күрмә», — дип тә шаяртканнар.
Инзиләнең әнисенең туйдагы образына бәйләнүчеләр табылган. «Башка күлмәк кидертәсе иде», «Күлмәге ярый әле. Аяк киеме образына бөтенләй туры килми» — дип яза алар.
Күлмәге дә, прическасы да үзенә бик килешә. Нинди кием киясе турында сездән сорап торган ди менә», — дип Элвин Грейның әбисен (Инзиләнең әнисе) яклаучылар да булган.