Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей ТНТ каналында элекке мәхәббәте хакында сөйләде

Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей ТНТ телеканалында «Бородина против Бузовой» тапшыруында катнашты, элекке мәхәббәте Алинә белән күреште.

news_top_970_100
Элвин Грей ТНТ каналында элекке мәхәббәте хакында сөйләде
Салават Камалетдинов

Элвин Грейның элекке мәхәббәте Алинә әле дә җырчыны сагынып искә ала. Хәзерге егете Никитаны Элвин сыман тырыш, уңышлы, эшчән, бар нәрсәне булдыра торган булмаганы өчен тәнкыйтьли.

Алып баручы Ксения Бородина Элвин Грейны студиягә чакырды. «Алинә белән безнең барысы да бик яхшы иде, тик 6 ел узгач, мин араларны өзәргә карар кылдым, үзем киттем. Минем өчен беренче урында эш булды, елына 325 концерт куйдым, буш вакытымда да студиядә җырлар яздыра идем. Хәзер шәхси тормышымда бар да әйбәт», — дип сөйләде ул. Алинә Элвинның фанатларына ачуы килгәнен әйтте. Ксения Бородина публика алдында Элвинның тавышы калтыраудан, фикерләре чуалудан көлде.

Элвин Грей әлеге тапшыруда «синең белән буласым килми, яратмаган кешем шалтыратты, кит, оныт мине» сүзләре кергән «Белые волосы» җырын башкарды.

Инстачыларны татар җырчысының ТНТ каналында катнашуы аптырашта калдырган.

«Әлеге тапшыруда катнашып дәрәҗәңне төшерәсең», «Нигә үткәннәрне искә төшерергә», «Радик әлеге тапшыруга килүенә үзе дә шат түгел», «Алинә белән исәнләшергә кирәк иде, барсыннан да өстен була бел», «Акча биргәннәр, шуңа барган инде», — дип язган алар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100