Җырчының Ульяновск шәһәрендәге концертыннан видеоны инстаграмына музыканты Илнар Фатыйхов элгән.
"Тере тавыш, кушылып җырлаучы тамашачылар. Тагын нәрсә кирәк?" - дип язган Илнар.
Элвин Грей чыннан да тамашачыларын җанлы тавышы һәм сәхнәдә үзен элеккечә тотуы белән сөендерә. Бөтен зал аңа кушылып җырлый. Димәк, Элвин акустик травмадан терелгән.
Әле 3 ноябрь көнне генә Элвин Грей үзенең матбугат конференциясендә болай дигән иде:
– Колагым начар ишетә әле, дәваланам. Әле сәхнәгә чыккан юк, шуңа концертларда ничек булыр - әйтә алмыйм. Барысы да әйбәт булыр дип ышанам. Әмма колак хәзер икенче төрле ишетә. Әмма мондый колак белән яшәп була.
- Быел 24 сентябрь көнне Элвин Грей авыр хәлдә хастаханәгә эләккән иде. Өч көннән аның диагнозы билгеле булды - акустик травма. Элвин безнең илдә дә, Германиядә дә табибларга мөрәҗәгать иткән.