Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей «Татар җыры»нда ни өчен катнашмаганын язган, ә халык ышанмый

Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей "Татар җыры" халыкара фестивалендә ни өчен катнашмаганын Инстаграм битендә язган. "Барс-медиа" компаниясе уздырган матбугат конференциясендә ул Салават Фәтхетдинов һәм Гүзәл Уразова белән дуслашып, чыгыш ясаячагын әйткән иде.

news_top_970_100
Элвин Грей «Татар җыры»нда ни өчен катнашмаганын язган, ә халык ышанмый
Рамил Гали

«Казанда „Татар Жыры“ нда ни сәбәпле катнашмавым турында күп сораулар бирәләр. Бу теманы ябасым килә. Бик тыгыз гастроль графигы белән бәйле рәвештә, минем белән бәйле булмаган сәбәпләр аркасында, билгеләнелгән вакытка Казанга кайтырга өлгермәдем. Чараны оештыручылардан һәм тамашачылардан гафу үтенәм. Аңлауга өметләнәм», — дип язган Элвин Грей.

Халык моңа төрлечә караган: «ышанмыйбыз», «алар Тямай белән „тусить“ иттеләр», «ышандык, имеш. Ярый, сәбәпләре булгандыр», «йолдызланды», — дигәннәр.

«Мин Мәскәүдән Казанга 21:12 рейсы белән очтым. Шул ук рейс белән Радик та очты», «Радик беркайчан да алдаламый, һәрвакыт та ничек бар — шулай сөйли. Аны шуның өчен хөрмәт итәләр дә. Күңелне әрнетә торган тарих уйлап табып була иде», «Аның тыгыз концерт графигы булу сәбәпле, һәрвакытта да чарага килергә өлгереп булмый, аңлагыз», «Радик, син акланырга тиеш түгел, без барысын да яхшы аңлыйбыз», — дип яклап язганнар.

«Татарча җырлар» каналында «Ә без беләбез менә, чөнки ул Мәскәүдә бизнесмен Ильяс Валиуллинның туган көнендә иде! Бөтен Мәскәү бизнесманнарына „Уфтанма"ны җырлап күрсәтте ул, молодис», — дип язганнар. Радикның „гастрольләрдә идем“ дигәненә җавап итеп, „Туган көндә җырлау гастрольгә керәмени ул“ дип төрттергәннәр.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100