news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей ширбәт аен үткәрергә Африкага дустын да алып барган

Яшь гаилә яллары турында сториста сөйли.

news_top
Элвин Грей ширбәт аен үткәрергә Африкага дустын да алып барган
Рамил Гали

Башкортстанның һәм Татарстанның популяр артисты, Радик Юльякшин (Элвин Грей) хатыны Инзилә белән ширбәт аена киткән. Алар Көнчыгыш Африкадагы Танзания Республикасының Занзибар утравында ял итә, үзләре белән музыкант Ямиль Баймурзинны да алганнар.

Яшь гаилә Эфиопияда икенче самолетка күчеп утырган, Инзилә сториста икесенең дә аруы турында хәбәр итә. Алар отельга урнашкач та, урамга чыгарга ашыкмый, берникадәр вакыт балконда кызыналар. Яшьләр белән барган дуслары да нык арыган бугай, сөйләшергә дә хәле калмаган.

Популяр җырчы 31 яшьлек Радик Юльякшин белән Ижевск кызы 20 яшьлек Инзилә 16 гыйнварда никах укыткан иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар