Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей шәхси тормышы турында: “Кызларның психикалары чыдамый”

Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшиннан шәхси тормышы турында “Дуслык күпере” II Бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивалендә сорадык.

news_top_970_100
Элвин Грей шәхси тормышы турында: “Кызларның психикалары чыдамый”
-Радик, тыгыз эш графигында шәхси тормышка вакыт каламы соң?

-Юк, гомумән юк.

-Кайчан өйләнәсез?

-33 яшьтә өйләнәчәкмен. Мин электән үк “Мин 33 яшьтә өйләнәчәкмен”, дип әйттем.

-Сөйгән ярыгыз бармы соң? Вакыт бит бара.

-Ай-яй-яй. Алар минем графикка түзмиләр бит. Ә сез сөйгән ярыгыз белән ярты елга бер күрешә алыр идегезме? Аларның психикалары чыдамый. Мин аларны аңлыйм. Кыз кешегә игътибар кирәк. Телефон аша гына, видео аша гына сөйләшеп яратып булмый ул. Кочаклап яратырга кирәк. Әнә Әнвәр (Нургалиев – ИТ – ред.) “Кочаклама яратмыйча” дип җырлый бит. Ә мин “Елама яратмыйча, син еракта булганга” дип җырлар идем. Җырны шулайрак язар идем. Әнвәрнең хатыны бар, балалары бар. Аңа рәхәт, - диде Радик Юльякшин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100