Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей, Салават һәм Айдар Галимов Яңа ел корпоративында күпме акча эшли?

Бусагада Яңа ел. Эстрада йолдызлары өчен корпоративлар чоры башлана.

news_top_970_100
Элвин Грей, Салават һәм Айдар Галимов Яңа ел корпоративында күпме акча эшли?
"Реальное время" сайты татар һәм башкорт җырчыларының бер кичтә күпме акча эшләгәннәрен санады. 

Беренче урында Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Салават Фәтхетдинов. Аның корпоративларда чыгышы 200 мең сумнан башлана. Иң югары бәя - миллион сум. Җырлар саны бәйрәмгә чакыручы белән индивидуаль рәвештә килешенә. 



Икенче урында - Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов. Кичәдә ике-өч чыгыш өчен җырчы 200 мең сум сорый. 

Яңа ел корпоративлары гонорарлар баскычының өченче урынында - Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей псевдонимы белән чыгыш ясаучы Радик Юльякшин. Милли эстрада йолдызының бәясе ике ел дәвамында үзгәрешсез - бер сәгатьлек чыгышы 150 -200 мең сум тора. 

Татар һәм башкорт җырларын тыңларга теләүче коллективлар һәм оешмалар өчен иң арзанлы вариант дип  җырчы Нурзадәне атадылар. 5-7 җыр өчен җырчы 10 мең сум ала. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100