Элвин Грей Питерда төнлә музейны ачтырып кергән
Санкт-Петербургта Социалистик көнкүреш музеенда Элвин Грей өчен аерым экскурсия ясаганнар. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесенә музей директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов сөйләгән.
![Элвин Грей Питерда төнлә музейны ачтырып кергән](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/1/12/d95d86510aca97e37889f1bf123667cdbcbdb1ac3cab56072b2233e9db91.jpg)
Музей ябылгач кына, Элвин Грей җанатарларын лимузинга төяп килеп җиткән. Җитәкчеләр артист өчен музейны яңадан ачып, экскурсия ясаган.
Лимузин килеп туктагач, бөтен Питерга татар музыкасы яңгырады, дип сөйләгән директор.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/14d457c0e60b664383ab3d774cb16f1d33af0e8668f3ee40fee4f3366bb1.jpg)
Казандагы социалистик көнкүреш музееның Санкт-Петербургтагы филиалы былтыр ноябрь аенда эшли башлады. Февральдә "Культ күренеш буларак джинслар" күргәзмәсен оештырырга җыеналар.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/8a9ee8ecf3560650991ee4d6a1c268dd064f51a7582b5fbe6423004aeded.jpg)