Элвин Грей Мәскәү тамашачысына «Салкын чәй» җырын бүләк итте
Популяр җырчы Элвин Грей Мәскәүнең Крокус Сити Холл залында 6300 тамашачы җыеп концерт куйды. «Салкын чәй» җырының премьерасы да шунда яңгырады.
Элвин Грей Мәскәү тамашачысын рус, татар, башкорт җырлары белән сөендерде. Салават Фәтхетдинов репертуарыннан алынган «Салкын чәй» җырын да башкарды. Махсус кунак Эльбрус Джанмирзоев иде.
«Минем гаиләм! Барыгызны да яратам!”-дип язган җырчы Инстаграм сәхифәсендә.
Инстачылар Элвин Грейның концертыннан бик кәнәгать калуларын яза, рәхмәтләрен белдерә.
«Концерт шәп булды. Эмоцияләр өчен рәхмәт», «Радик, афәрин, без бу көнне көттек», «Афәрин, браво!», «Килгәнемә үкенмәдем, концерт искиткеч булды», «Сез бик талантлы, иң шәп җырчы», — дигән комментарийлар калдырган алар.