news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей кулын имгәткән

Элвин Грей кулын имгәткән

news_top
Элвин Грей кулын имгәткән
Кичә Элвин Грей Чаллыда концерт куйган. Сәхнәгә чыкканда аның кулы бәйләнгән булган. 29 яшьлек җырчы шул килеш чыгыш ясаган.

"Куркыныч түгел. Кулын бераз авырттырды. Бу гипс түгел, кысып бәйләп куелган гына", - дип сөйләгән җырчының администраторы Семен Прошко "Челнинские известия" сайтына. 

"Имгәндем. Ләкин рухым сынмады. Елмаябыз һәм эшлибез", - дип язган җырчы үзе инстаграмдагы битендә. Фото янына "бриллиантовая рука" дип хештег та куйган.

Инстачылар җырчыга сәламәтлек тели.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар