Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей концертына кеше килсен өчен авыл клубларын ябып тотканнар, имеш...

Элвин Грей концертына кеше килсен өчен авыл клубларын ябып тотканнар, имеш...

news_top_970_100
Элвин Грей концертына кеше килсен өчен авыл клубларын ябып тотканнар, имеш...
Элвин Грейның Башкортстанның Бөрҗән районындагы концерт тирәсендә әлегә кадәр шау-шу тыймый. Җырчы концертка республика башлыгыннан да күбрәк сакчы белән килгән дип гаепләгәннәр иде. Соңрак Бөрҗән районы төркемендә, халыкны күбрәк китерү өчен, авыл клубларын бикләп куйганнар дип гаепләп яздылар.

"Сәлам. Минем берүземә генә шулай тоеламы? Элвин Грей килер алдыннан ике атна буе авыл клубларында дискотекалар үткәрмәделәр. Кайсы авылга барма, гел бикле клублар. Клуб хезмәткәрләре, әллә сезгә фәрман булдымы, тансымансылар үткәрмәскә дигән, концертка кеше күп килсен дип?"

"Шулкадәр акчага билет алып кем килсен? Элекке замандагы кебек мәгънәле җырлар булса бер хәл..." - дип җавап биргән аңа берәүсе.

Бөрҗән районы төркемендә шушындый язма барлыккка килде. Элвин Грейны яратучылар һәм клубта эшләүчеләр моны инкать итә. 

"Сезгә танцы булды ни, булмады ни, элекке кебек яшьләр клуб эчендә биеми бит хәзер. Бездә клуб ачык тора, эчтә иң күбе 3-4 кеше, калганнар тышта машинада музыка акыртып тора. Клубны биклип дисәң, ябырылып киләләр бикләми торыгыз дип. Үзегез урамда йөрер булгач, нигә сезгә ачык клуб?" - дип язган клуб хезмәткәре Рәзилә.

"Ул сездә генә түгел. Эчтә яшьләр булса да, телефоннарына текәлешеп утыралар. Бию уйларында да юк. Әллә музыка тыңларга киләләр инде?" - дип яклаганнар клуб хезмәткәрен.

Калганнар клуб ачык булырга тиеш дип яза. 

"Рәзилә, сатучылар сатып алучылар юк дип кибетне бикләми бит, эшләре шул булгач. Эшләмә!" дип язганнар аңа. 
"Клуб ачык булырга тиеш инде ул сезгә шуңа күрә хезмәт хакы түләнә. Тәртип юк хәзер. Кунакка гына килеп киткән кызым клубның эчен дә күрә алмый кайтты 12 көн буе. Шуннан әйт инде эшләгән кешеләрнең эшләренә каравын. Кеше клубның эчендә бииме, тышындамы - клуб ачык булырга тиеш. Элекке кебек закон юк клуб хезмәткәрләренә, шуңа халык та сүрелеп беткән".
"Яшь түгел инде мин. Кызык өчен клубка чыккан идем. Бөтен яшьләр клуб тупсасында утыра, телефон чокып. Авыл яшьләре сүңгән, күңелсезлек, котсызлык клубта. Аптырап карап тордык читтән күзәтеп, их кайтарасы иде безнең яшь чакны!" 

Элвин Грей килү сәбәпле япканнармы клубларны, әллә инде клуб хезмәткәрләре үз эшләрен эшләп бетермәгәнгәме - ул сорау җавапсыз калган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100