Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Элвин Грей кебек кеше җырын җырларга булдыгызмы?” – Әнвәр Нургалиевны кеше җырын җырлауда гаеплиләр

Башкортстанның атказанган җырчысы Әнвәр Нургалиев Нәфкать Нигъмәтуллин җырлаган “Сиңа гына” хит-җырын концертларында җырлый башлаган. Аның каруы, җырчыга күп тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килгән. Әнвәр Нургалиев үзе бу хакта ни уйлый? Аңлатмасын ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

news_top_970_100
“Элвин Грей кебек кеше җырын җырларга булдыгызмы?” – Әнвәр Нургалиевны кеше җырын җырлауда гаеплиләр

– Әнвәр, ничек итеп Нәфкать Нигъмәтуллин җырын башкарырга уйладыгыз?

– Нәфкать абыйның иҗатын бик хөрмәт итәм, әмма җырны минем дустым, композитор Рөстәм Гыйззәтуллин да башкара бит! Ул “Сиңа гына” җырының авторы. Без аның белән бер районнан, 1995 елда Уфаның сәнгать училищесында бергә укыдык. Ул вакытта әле бу җыр язылмаган иде.

Рөстәм белән сөйләштек дә, җырны үземә алырга булдым. Иң мөһиме, ул җырларын миңа сатмый, ә бүләк итә.

–“Сиңа гына” җырын башкарганыгызны Инстаграм битегезгә дә куйгансыз, халык ничек кабул итте?

– Бөтен Инстаграм битем комментарийлар белән тулды, кеше җырын җырлагансың дип, имеш, биш йөздән артык җыелды бугай. Халыкның күңеленә тиде инде. Нәрсә генә язмаганнар! Ул кешеләрне тозсыз дияр идем. Кешене “чәйнәргә” кирәк бит... “Чәйнәү” белән эше булмаганнар, кулы кычыткан кешеләр шөгыльләнә.

Таныш булмаган җырчы булып җырласам, берсенә дә кирәкмәс иде. Ә хәзер мин заллар җыя башлаган идем, “Әнвәр фонограммага җырлый, Әнвәр фәлән-төгән итә”, диешәләр. Эшләгән кеше беркайчан да тамашачыга 100% ошамаячак, барыбер ниндидер җитешсезлекләрне эзләп утыручылар була.

Кешене бит хәзер алдап булмый, аның күңеленә җыр үтсә, димәк, син җырны җиренә җиткереп башкаргансың.

– Ничек уйлыйсыз, берничә ел элек танылган җырларны яңартып җырлау дөресме?

– Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин җырлары бар. Әгәр дә аларның җырларын яшьләр җырламаса, бу җырлар юкка чыгачак. Ә җыр яшәргә тиеш. Яшь буын һәрвакытта да яңа сулыш биреп торырга тиеш. Шәхсән үзем ретро җырлар башкарам. Популяр җырчының җыры онытылырга тиеш түгел дип саныйм.

– Әнвәр, күпләрне кызыксындырган сорау: кеше җырын җырлау урлауга керәме?

– Әгәр дә җырның авторлары башкарырга рөхсәт итсә, ул урлауга керми. Авторга әйтмичә генә җырласаң, әлбәттә, урлагансың булып чыга. Без авторлардан сорыйбыз, кирәк булса, сатып алабыз. Анда “исключительное һәм неисключительное право” дигән әйбер бар.

– Сез һәрвакыт авторлардан сорап җырлыйсызмы соң?

– Әлбәттә.

– Тәнкыйтькә карашыгыз нинди?

– Хәзер замана үзгәрә, бар нәрсә дә акчага корыла. Күпме язсалар да, начар тәнкыйтькә игътибар итәргә тырышмыйм. Кеше сөйләр инде ул. Әмма дә ләкин дөнья яхшырак мөнәсәбәттә булсын иде дигән теләктә калам.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хормэтле дусларым, тиздэн яна жимешЯкташым @gizzarustam Рустэм Гиззатуллин язган жыр,яна аранжировкада @renarnt аерым рэхмэт Марат дустыма- Запись, сведение , Sound producing @maratmuhin Бу жырыбызда сезгэ хуш килер дип ышанабыз. Мои дорогие Скоро будет готов новый трэк,который меня лично уводит в 90-е гг.Музыку и слова написал мой друг ,талантливый композитор @gizzarustam ,аранжировка @renarnt , отдельное спасибо другу,просто талантливому человеку -Запись, сведение , Sound producing @maratmuhin

Публикация от Анвар Нургалиев (@anvar_nurgaliev)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100