Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей Казан хосписындагы балаларны Яңа ел белән котлады

Яңа ел алдыннан һәр бала да могҗиза көтә. Анжела Вавилова фонды Казан хосписында авыру балалар өчен чын могҗиза тудырды. Волонтерлар мөмкинлекләре чикле балалар өчен бик күп бүләкләр җыйды. Аларны Кыш Бабай һәм Кар Кызы таратты. Ә Казан хосписындагы балалар өчен Элвин Грей концерт куйды.

news_top_970_100
Элвин Грей Казан хосписындагы балаларны Яңа ел белән котлады
Фото: Рамил Гали

Хастаханә клоуннары Ольга һәм Денисның эш көне иртә таңнан башланды — алар Кыш Бабай һәм Кар Кызы булып киенеп, авыр балаларга бүләк өләшергә китте.

12 яшьлек Лилия гаиләдәге бердәнбер бала түгел, аның абыйсы бар, ә күптән түгел сеңлесе дә туган. Лилиянең тумыштан булган авырулары турында әти-әнисе башта белмәгән.

«Кызыбызның сәламәтлеге белән проблемалар булуын без аңа бер яшь тулгач, тора-бара гына белдек. Берничә табибта — эндокринологта, генетикта, невропатологта булдык. Һәрберсе үз диагнозын куйды», — дип сөйләде әнисе Альбина Миңнуллина.

Кыш Бабай белән Кар Кызы килгәч, Лилия бик куанды. Клоуннар гитара уйнап, кыз белән бергә яңа ел җырлары җырлады, соңыннан аңа баллы бүләкләр тапшырды һәм истәлеккә фотога төштеләр.

Әнисе тамашаның Лилиягә бик ошаганын әйтте. Кыш Бабай һәм Кар Кызы китүгә үк бүләкләрен ачып караган.

«Бу безнең өчен бик зур сөенеч. Лилиягә көнозын өйдә утыру күңелсез. Ул еш кына берүзе утыра, чөнки миңа хуҗалык эшләре белән шөгыльләнергә кирәк. Әлбәттә, аңа игътибар җитми», — диде кызның әнисе.

Хастаханә клоуннары Ольга Калачева һәм Денис Гарифуллин сәламәтлекләре чикле балаларга индивидуаль караш кирәк икәнен сөйләде. Аларның бөтенесе дә җиңел генә аралашып китми, кайберләре елый башлый.

«Безнең эшнең үзенчәлекләре бар. Зур бәйрәмнәр оештырмыйбыз, чөнки һәрбер балага шәхсән якын килергә, һәрберсе белән мөнәсәбәт урнаштырырга кирәк. Кайвакытта бала белән әти-әниләр аркылы да эшләргә туры килә», — диде Ольга Калачева.

Ольга хастаханә клоуннарының билгеле бер күңел ачу программасы булмавын әйтте. Һәрвакытта да импровизация ясарга туры килә.

«Барысы да балалардан тора. Мәсәлән, кайбер баланың кәефен күтәрү өчен кулыннан тоту да җитә, икенчесе белән карашып алырга кирәк, өченчесенә — ниндидер „движуха“. Ә бик кечкенә балалар белән без сабын куыклары кабартабыз, курчаклы уйныйбыз», — диде Калачева.

Сәламәтлекләрендә проблемалар булган балалар белән эшләү өчен Ольга һәм Денис берничә ай хастаханә клоунадасы мәктәбендә укыган. Алар ел саен үз осталыкларын һәм квалификацияләрен арттыра.

Уңай эмоцияләр белән дәвалау

Хәзерге вакытта Казан хосписында Татарстан буенча 224 бала исәптә тора. Алар арасында 205 бала ДЦП белән авырый, тумыштан ук үсеш аномалияләре булган 11 бала бар, ә 3 балада — онкология.

«Балаларыбызга медицина, рухи, психологик һәм социаль ярдәм күрсәтәбез. Нәкъ менә комплекслы эш баланың тормыш сыйфатын яхшырту буенча иң яхшы нәтиҗә бирә», — дип сөйләде Казан хосписы баш табибы Галия Хисамова.

Галия Хисамова сүзләренчә, хоспис балалар өчен төрле дәресләр, мастер-класслар һәм күңел ачу программаларын даими уза. Әмма Яңа ел — аларның иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәме.

«Безнең балалар Яңа елны могҗиза, ниндидер яңарыш көткән кебек, киләчәккә, яхшыга өмет баглап көтә», — диде Хисамова.

Балаларга һәм аларның әти-әниләренә бәйрәм шатлыгы бүләк итү өчен Анжела Вавилова фонды 16 ел рәттән Яңа ел акциясе уздыра. Волонтерлар һәм Татарстанда яшәүче битараф булмаган кешеләр белән фонд авыру балалар өчен баллы тәм-томнар һәм бүләкләр җыя.

«Яңа ел алдыннан һәрвакыт ыгы-зыгы башлана. Ярдәм итәргә теләгән бик күп кеше мөрәҗәгать итә. Быел без бик күп бүләкләр баллы ризыклар һәм уенчыклар җыйдык. Яңа елга 10 көн кала Кыш Бабай һәм Кар Кызы бу бүләкләрне гаиләләргә тарата башлады. Ә балалары бик авыр хәлдә булган гаиләләр бүләкләрне хосписта ала», — дип сөйләде Анжела Вавилова исемендәге фонд һәм Казан хосписы идарәсе рәисе урынбасары Ольга Мишутина.

Уенчыклар һәр баланың үзенчәлеген исәпкә алып сайлана. Мәсәлән, йомшак уенчыклар белән генә уйный ала торган сабыйлар бар. Моторикасы бозылган балалар музыкаль уенчыклар белән уйный. Калганнарга конструкторлар туры килә.

Авыру балалар өчен кайгырту, игътибар эзсез үтми, дип ышана хоспис эшчеләре. Уңай эмоцияләр хәтта беразга булса да балаларга үзләрен яхшырак хис итәргә булыша.

Элвин Грейны хосписка 15 яшьлек Илдар чакырган

Ә бүген кечкенә пациентларның берсе чакыруы буенча хосписка Элвин Грей килде һәм концерт куйды.

Хосписта чыгыш ясарга популяр җырчыны балалар бүлеге пациенты — 15 яшьлек Илдар чакырган. Малайның әнисе сөйләвенчә, быел март аенда мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм иткән өчен улы «Ребенок доброй воли» исемен алган. Яңа ел алдыннан Илдар сабыйлар өчен бәйрәм ясарга булган һәм Элвин Грейны чакырган.

«Элвин Грей һәм минем улым күптәннән дус инде. Җырчы аны үзенең дуслары белән концертларына чакыра. Бу юлы Илдар җырчыны хосписка чакырды. Улым монда матбугат чараларын да чакырды, ул хоспис турында күбрәк кешенең белүен тели», — дип сөйләде Илдарның әнисе Лилия Гыйсмәтуллина.

Хосписта Элвин Грейны иртәдән үк көтеп торалар иде. Аны көчле алкышлар белән каршыладылар. Концерт алдыннан җырчы балаларны һәм аларның әти-әниләрен сәламләде.

«Шушындый матур кичәдә җыелуыбызга бик шатмын. Күңел ачарбыз, биербез, җырларбыз дип өметләнәм», — диде Элвин Грей.

Балалар җырчының ни өчен үзенә сәхнә псевдонимы итеп нәкъ шушы исемне сайлавы белән кызыксынды. «Кечкенә чакта мин „Ал җилкәннәр“ дигән әкиятне бик ярата идем. Андагы Грей исемле герой үзенең миһербанлы булуы белән исемдә калды. Ә Элвин дип миңа балачакта еш әйтәләр иде. Күрәсең, борындыкка охшаган булганмындыр. — дип шаяртты Радик Юльякшин. — Һәм шулай итеп Элвин Грей барлыкка килде».

Концертта Элвин Грей үзенең «Салам алейкум», «Туган як», «Пошел налево» хитларын башкарды. Танылган җырларның дәртле мотивларын яшь тамашачылар бик ошатты. Балалар бик теләп Элвинга кушылып җырлары, кайберләре биеп тә алды. Концерт азагында исә җырчы иң популяр хиты «Уфтанма» ы башкарды.

«Бу җыр нәкъ сезнең өчен. Боекмагыз!», — диде Элвин Грей.

Концерттан соң җырчы һәр кечкенә җанатарына бүләк тапшырды. Соңыннан балалар Элвин белән күмәк фото ясады һәм артисттан автографлы фотолар алды.

«Безнең офиска балалардан бик күп хатлар килә. Күпләр Элвин Грей белән очрашырга теләгәнен язган. Мин инде күп тапкыр Кыш Бабай ролендә булдым һәм балаларга күбрәк игътибар бирәсем, балалар белән җырлыйсым, биисем килә. Чөнки аларның шат йөзләрен күрү бик рәхәт», — диде җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100