Элвин Грей: «Гаиләбез ишәйде, шок хәлендә калдым»
Башкортстанның атказанган артисты, популяр җырчы Элвин Грей инстаграм битендә Ами дигән яңа җырчы белән яздырылган видеоязманың өзеген урнаштырган.

«Мондый яңалыклардан соң шок хәлендә калдым. «Элвин Грей» лейблы гаиләсе ишәйде!
Таныш булыгыз — бу Ами! Яратып кабул итүегезне үтенәм! Ә инде 18 июньдә безнең беренче «Килә, килә» дип исемләнгән уртак җырыбызның премьерасы булачак. Ничек сезгә яңалыклар?» — дип сораган Элвин Грей.
«Шәп хәбәр», «көтәбез», «җырның нәрсә турында барганын аңламасак та, матур яңгырый», — дип яза Элвинның инстадуслары.