Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей фанатлары белән интим турында ни әйтте?

Фанатлар мине геолокация аша таба ахрысы, ди Элвин Грей.

news_top_970_100
Элвин Грей фанатлары белән интим турында ни әйтте?

Җырчы Элвин Грей (Радик Юльякшин) БСТ каналына биргән интервьюда фанат кызлары белән интим турында сорауга җавап биргән. Аңа кызлар бик еш кына интим тәкъдим итә икән. Ләкин җырчы мондый тәкъдимнәргә ризалашырга ярамый дип исәпли.

«Мин шәхси мөнәсәбәтләрне эш белән катнаштырмыйм», — ди ул.

Элвин Грей фанатлары белән бик горурлануын да әйтә. Җырчы сүзләренчә, фанатлар җәмгыяте хәзер тулы бер гаилә, анда катнашучылар бер-берсе белән төрле темаларга аралаша ала. Фанатлар бер-берсе белән туганнарына караганда да ешрак очраша, ди артист.

Төрле көтелмәгән хәлләр дә булып тора икән. Элвин Грейга берничә тапкыр интим да тәкъдим иткәннәр. «Әйе, андый хәл булды. Ләкин бу уңайдан минем фикерем ачык: мин эш белән шәхси мөнәсәбәтләрне катнаштырмыйм. Җанатарларым — минем гаиләм, эшемнең бер өлеше», — ди ул.

Ул төньяктагы шәһәрләрнең берсендә булган вакыйганы да искә алган. Ул чакта фанатлар Элвин Грей яши торган фатирны эзләп тапкан.

«Без озак вакыт юлда булдык, җиде йөз километр чамасы. Барыбыз да ардык. Фатир арендаладык. Кемдер шул фатирдан сторис куйган. Фанатлар ишек шакып йөргән, мине сораганнар. Алар мине геолокация аша таба ахрысы», — дип сөйләгән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100