Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей: Безнең артистлар үзгәрергә теләми

Мәскәүдә узган "Дуслык күпере" фестивалендә, Радик Юльякшин "Татар-информ" хәбәрчесенә бүгенге татар эстрадасына нинди мөнәсәбәттә булуын әйтте.

news_top_970_100
Элвин Грей: Безнең артистлар үзгәрергә теләми
- Радик, татар эстрадасында нинди проблемалар күзәтелә?

- Татар эстрадасында чишелмәгән проблемалар бик күп. Шуның иң мөһиме: бүген эстрада стиль һәм музыка ягыннан шактый артта кала. Гел бер үк төрле әйберләр күзәтелә. Клиплар, җырлар барысы да бер төрле. Бу тамашачыга кызык түгел.

- Ни өчен артта кала дип саныйсың? Сәбәбе нәрсәдә?

- Сәбәбе бик гади. Чөнки безнең артистлар үзгәрергә теләми, ничек ияләнгәннәр шул көйгә эшләүне кулай күрәләр. Яңа тәҗрибәдән чыгып эшләргә куркалар дип саныйм. Кеше кабул итмәс яки аңламас дип уйлыйлар. Берәүне дә үпкәләтәсем килми, әмма дөресе шул. Тыңлаучыларын тапсалар да, җырчылар үз өстендә эшләүдән, үсүдән туктамасыннар иде. Замана үзгәрә, без дә алга атларга, бу узгәрешләргә әзер булырга тиеш. Сез мине гафу итегез, тик бүгенге көн куйган бурыч һәм таләпләр шундый.

- Соңгы арада эстрада артистлары синең хакта күп сөйли. Конкуренцияне сизәсеңме?

- Ох, бу сорау белән җанымны казыйсыз (көлә). Чыннан да бу арада күп сүзләр ишетергә туры килде. Нишлисең инде, бу бит шоу-бизнес. Бәхәсләр, төрле фикерләр булуы гәҗәп түгел. Барысын да игътибар белән тыңлап, нәтиҗә ясап барам. Конкуренция сизелә, ансыз булмый. Ләкин мин яңа иҗади планнар белән алга таба карап эш итәм. Минем үз тамашачым бар. Аларга хезмәт итәм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100