Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей: “Без Гүзәл Уразова белән дуслар”

Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин белән быелгы “Дуслык күпере” фестиваленең тәүге концертында сөйләштек.

news_top_970_100
Элвин Грей: “Без Гүзәл Уразова белән дуслар”
-Радик, Гүзәл Уразова белән конфликт тәмам. Сез Мәскәү Кремле сәхнәсендә Гүзәл белән Илдар Хәкимовның иҗади эшчәнлегенең 15 еллыгына багышланган концертта “Красивая, хороший” җырын бергә башкардыгыз. Казан сәхнәләрендә тамашачылар сезне кайчан бергә күрә алачак?

-Гүзәлнең гастрольләре бара, минем дә гастрольләр вакыты. Ул буш булганда, Алла боерса, минем концертта, мин буш булганда, аның концертында чыгыш ясарбыз. Без дуслар!

-Сез шундый тыгыз графикта эшлисез. Ял итәргә вакыт каламы соң? Җәй көне берәр кая ял итәргә барырга уйлыйсызмы?

-Минем отпуск гел май аенда. Быелгы май гомумән буш түгел. Һаман эш, эш, эш. Мин эшемне яратам, шуңа күрә отпуск турында уйламадым да әле.

-Сезгә бик күп кеше рәхмәт әйтә, Элвин Грей барлык кешене татарча тыңлата, Элвин Грей – революция, ди. Сез бу сүзләрнең барысын да укыйсызмы, күрәсезме?

-Әлбәттә. Бөтенесен дә укырга тырышам. Безнең зур фан-группа бар, шунда булган барлык мәгълүматны җыеп куялар. Мин шунда кереп барлык язганнарны да укыйм. Әйбәтен дә укыйм, начарын да укыйм.

-Чаллының Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залы янында рөхсәт ителмәгән урынга куелган машинагыз турында шактый гына тавыш чыкты. Сезгә бу хәлләр ни арада барып җитте соң?

-Миңа аны шунда ук йөзләгән кеше җибәрде. Аны мин генә түгел, барлык кеше шулай эшли. Бәйләнүен нәкъ менә миңа бәйләнделәр. Артист кешенең шул ягы бар инде, тыныч кына яшәп булмый.

-Чит илләргә кайчан чыгачаксыз?

-Әле менә Төркия якларына барырга планлаштырабыз. Озакламый, якынча 15 июньдә Казахстанда зур концерт булачак. Анда Дан Балан, Feduk кебек зур артистлар катнашында концерт булачак.

-Язылучыларыгыз сез Америкада да уңышка ирешә алачаксыз дип саный. Бу турыда уйлаганыгыз бармы?

-Аның өчен эшләргә кирәк. Тырышабыз. Минемчә, чит илгә чыгу өчен инглиз телендә җырлар яздыру мәҗбүри түгел. Безнең тел белән дә чит илдә җырлап һәм шундагыларны тыңлатып була. Планнар бик күп. Әлегә әйтмим. Үзегез күрерсез.

-Киләсе масштаблы концерт кайчан булачак? Тагын кайчан стадионнар тутырачаксыз?

-Әле эш бик күп. Быелгы концертлар гадәти мәдәният йортларында, концертлар залларында булачак. Киләчәктә әлбәттә стадионнар җыю планнары бар, - диде Радик Юльякшин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100