news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей балачагы турында: «Шешә җыеп тапшыра, вагон бушата идек»

Элвин Грей «Привет, Андрей» тапшыруында башта русча, аннары башкортча җыр башкарган.

news_top
Элвин Грей балачагы турында: «Шешә җыеп тапшыра, вагон бушата идек»
https://www.instagram.com/ufa.kp.ru/

Татар һәм башкорт эстрадасы йолдызы Элвин Грей (Радик Юльякшин) «Россия -1» телеканалының «Привет, Андрей» тапшыруында катнашкан.

Алып баручы белән ачыктан-ачык әңгәмә вакытында Радик үзенең авыр балачак хатирәләре белән уртаклашкан, дип яза «Комсомольская правда».

Радик 2001 елда әтисез калган һәм аның тормышында авыр чор башланган. Сәхнәдә танылу алганчы җырчыга яшь вакытта ук эшли башларга туры килгән.

Урамдагы малайлар белән шешәләр җыеп тапшыра, аннаны шул акчага өйгә нәрсә дә булса алып кайта идек. Вагоннар да бушаттык. Каян да акча эшләү җаен эзли идек. Әти һәрвакыт: «Минем улым үскәч җырчы булачак», — дип әйтә иде. Мин үз-үземә әтинең хыялын тормышка ашырырга сүз бирдем, — дигән Элвин Грей.

Тапшыру барышында Радик башта русча, аннан башкортча җыр башкарган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар