Яшьләрнең һәм балаларның яраткан җырчысы Радик Юльякшин (Элвин Грей) «Новый год» дигән русча-татарча җыр яздырган. Ул җырга клип та төшерергә өлгергән.
Җырчы дуслары белән Казанның Бауман урамында, «Туган авылым»да да Яңа ел кәефе тудырган.
Җырны тыңлаучылар Элвин Грейга бәйрәмгә биерлек җыр иҗат иткәне өчен рәхмәт белдергән.
«Эх, дигәнче үтеп китте еще один год,
Гомер шулай тиз үтә, не заметишь вот.
Кунакка шушы бәйрәмгә приглашаем вас,
Приходите, приносите много күчтәнәч.
Кыш бабай белән бергә Дед Мороз идет,
Яңа ел безгә килә, значит Новый год идет...»