Элвин Грей псевдонимы белән иҗат итүче җырчы Радик Юльякшинның хатыны Инзилә социаль челтәрләрдә тормыш иптәше белән беренче «свидание»нең бер дә гадәти булмаган урында узуын сөйләгән.
Инзилә сүзләренчә, Радик аңа ерак гастрольләрдән кайтып килүе һәм очрашу өчен нибары 1 сәгатькә Ижауда тукталачагын әйтеп смс язган. «Безнең беренче очрашуыбыз заправкада, иртәнге сәгать 5тә булды. Ул Казанга кайтып бара иде бит. Ләкин, көтмәгәндә, минем белән күрешергә уйлады. Әнидән рөхсәт сорап, янына чыктым. Без нәрсә эшләргә белмәдек һәм заправкага барып каһвә эчәргә, сөйләшеп утырырга булдык. Аннары ул мине өйгә кайтарып куйды, һәм алар Казанга киттеләр. Хәтерлим, ул үзе генә түгел, Регина (апасы) һәм машина йөртүчесе белән килгән иде», – дип язган ул.
Инзилә Радик белән күрешер алдыннан бик нык борчылуын һәм дулкынлануын да әйткән.