news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Элвин Грейның апасы кияүгә чыга

news_top
Элвин Грейның апасы кияүгә чыга
Фото: Регина Юльякшина сәхифәсеннән

Җырчы Элвин Грейның бертуган апасы Регина Юльякшина куанычлы хәбәр җиткерә. Аңа сөйгәне кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Регина үзенең сәхифәсендә сөйгәне бүләк иткән йөзекне һәм матур чәчәк бәйләмен күрсәтә.

«Соңгы иң шәп кәләшне дә алып киттеләр», «Чын күңелдән котлыйм. Озак итеп, матур гомер кичерегез», «Ниһаять. Котлыйм, хатын-кыз бәхете телим», – дип котлаганнар Регинаны дуслары. «Ура! Бәйрәм итәбез», – дип, энесе Элвин Грей да комментарий калдырган аның посты янында.

Ә менә икенче, сөйгәненең йөзе күренми торган фото янындагы комментарийлар аеруча да кызык. Күпләр кияүнең кем икәнен белергә теләп аптыраган. Ә инде кайберәүләр аны билгеле шәхесләргә охшатканнар.

«Ризат Рамазанов?» – дип сораган, мәсәлән, берсе. «Венер Камалов!» – дип нәтиҗә ясаган икенчесе.

Тагын бер язылучысы фикеренчә, Регинаның кияве – Руслан Кираметдинов.

«Күрде, гашыйк булды, өйләнде» булган бу. Менә сиңа борылыш», – дип тә язганнар. Күрәсең, Регина сөйгәне белән күптән түгел генә очрашкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар