Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грейның полиция машинасында утырганын видеога төшергәннәр

news_top_970_100
Элвин Грейның полиция машинасында утырганын видеога төшергәннәр

Социаль челтәрләрдә җырчы Элвин Грейның (Радик Юльякшин) полиция машинасында утырган видеосы таралды. Видеоның авторы аның Мәскәүдә төшерелгәнлеген әйткән. Җырчы машинаның арткы утыргычында утыра һәм кемгәдер шалтыратмакчы була. 

«УФА 1» җырчының пиар-менеджеры белән элемтәгә керә алмагач, хатыны Инзиләгә шалтыраткан. Инзилә бу фактны кире какмаган.

«Мин үзем дә әлегә берни белмим, ачыкларга тырышам», – дигән ул журналистка.

Җырчының түләнмәгән штрафлары барлыгы билгеле. Бүгенге көндә Элвин Грейның 2020 елдан бирле өстендә торган 1,5 мең сум бурычы бар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100