Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грейның колагы начар ишетә башлаган

news_top_970_100
Элвин Грейның колагы начар ишетә башлаган
Салават Камалетдинов

Элвин Грей, cул колагы начар ишетә башлау сәбәпле, концертларын күчерергә мәҗбүр булган. Әлеге яңалык аның фанатларын гына түгел, 14 һәм 15 октябрь көннәрендә Бирск һәм Красноусольск шәһәрләрендә узачак чараларның оештыручыларын да борчуга салган. Бу хакта «NewsBash» сайты яза.

Табиблар Элвин Грейга дәвалану курсы узарга һәм берара чыгышлар ясаудан тыелып торырга киңәш иткәннәр. Хәзерге вакытта ишетү сәләте югалуның сәбәпләрен ачыклау һәм дөрес итеп дәвалану өчен, Элвин Грей тикшеренүләр уза.

Концертлар эшчәнлегендә пауза булуга карамастан, җырчы оптимистик рухын югалтмый. Ул тамашачысына тиздән булачак яңа концертларының даталарын әйтергә, тизрәк терелер өчен бар көчен куярга вәгъдә биргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100