news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Элвин Грейны үпкәләткәннәр

news_top
Элвин Грейны үпкәләткәннәр
"Татар-информ" архивы

Җырчы Элвин Грей Татарстан һәм Башкортстан радиостанцияләренә үпкә белдереп, сторислар куйган. Сәбәбе – аның Яңа ел турындагы яңа җырын ротациягә алырга теләмәүләре.

«Яңа ел» җырымның Татарстан һәм Башкортстан радиостанцияләрендә яңгыравын бик теләгән идем. Кызганыч, «Татар Радиосы» да, «Бим Радио» да трекны ротациягә алмады. Аның каравы, «Россия 1» телеканалына Андрей Малахов алды. Андрей, рәхмәт! Татарстан һәм Башкортстан халкына да рәхмәт, – дип язган җырчы.

Элвин Грейны Яңа ел кичендә Андрей Малаховның «Песни от всей души» тапшыруында катнашты. Ул анда Эльбрус Джанмирзоев белән «Налево» җырын башкарды, «Яңа ел» турында да җырлап күрсәтте.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 гыйнвар 2024
    Сирень
    Таптыгыз җырчы.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар