Эльвин Грей тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы Радик Юльякшинның «Матур көн» дигән яңа җыры чыкты. Җырчы аны татар һәм башкорт телләрендә тәкъдим иткән.
Тамашачы артистны премьерасы белән котлаган һәм яңа җырлары белән куандырып торуы өчен рәхмәт сүзләре дә язганнар.
«Һәрбер гомер – бу дөньяның бер бизәге, бер гөле,
Һәм кадерле бу гомернең һәр көне, һәр мизгеле.
Теге җитми, бу җитми дип, үзеңне телгәләмә,
Бүгенге көн – иң матур көн кадерен белгәннәргә...»