news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей хастаханәгә эләккән

news_top
Элвин Грей хастаханәгә эләккән

Элвин Грей (Радик Юльякшин) хастаханәгә эләккән. Бу хакта җырчы үзенең Телеграм-каналында хәбәр итә.

Элвин Грей сүзләренчә, ул суык тидергән һәм аның аңкау бизе шешкән. Шуңа да җырчы тулысынча тикшеренү узарга булган.

«Тулы чек-ап узарга булдым, анализлар тапшырырга. Менә палатада утырам, ашаттылар, ЭКГ ясадылар. Кыскасы, мин ел саен тикшеренергә, бөтен анализларны баштанаяк тапшырырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдем. Организмда бернинди дә чирләр булмасын. Һава торышы алдалый хәзер, үзегезне саклагыз», – дип, артист барлык язылучыларына да сәламәтлек теләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар