news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей Хәния Фәрхи һәм Салават Фәтхетдинов җырларын кем рөхсәте белән башкара?

news_top
Элвин Грей Хәния Фәрхи һәм Салават Фәтхетдинов җырларын кем рөхсәте белән башкара?
Фото: © "Татар-информ"

Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Элвин Грей үз концертларында танылган татар җырчылары Хәния Фәрхи һәм Салават Фәтхетдинов җырларын башкара. Ул әлеге җырларга ремикслар ясаган, төгәлрәк әйтсәк, аларны заманчалаштырган. Бу хакта ул «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде.

Хәния апаның, Салават абыйның кайбер җырларын башкарам. Беренчедән, бик тә шатмын әлеге җырларны башкарырга рөхсәт биргәннәре өчен. Күреп торам, әлеге җырларны халык ярата, ә халык яраткан җырлар яшәргә тиеш. Беренче ноталарны ишеткәч үк, яшьләр арасында да, өлкәннәр арасында да һәрвакыт шатланып кабул итәләр.

Җырчы чынга ашмый калган хыялы белән дә бүлеште. Ул татар эстрадасы примадоннасы булган Хәния Фәрхи белән дуэт җырларга хыялланган, ләкин, кызганыч, әлеге теләген чынга ашыра алмый калган..

Быел Хәния апа безнең белән «гастрольдә йөри», без аны һәр концертта зур экраннар аша, видеода күрсәтәбез. Минем бик зур хыялым бар иде – Хәния Фәрхи белән дуэт җырларга хыяллана идем. Хәния апа белән сөйләшкәндә: «Әйдәгез, берәр җыр яздырыйк», – дип тәкъдим иткәнем дә булды. Кызганыч, бергә җыр яздырырга өлгермәдек. Ләкин бүгенге көндә аны искә алып, аның җырларын яратып башкарам. Минем уйлавымча, халыкка ошый, миңа шундый матур җырларны башкарырга рөхсәт иткән өчен барлык авторларга да рәхмәтлемен, – диде җырчы «Интертат» хәбәрчесенә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар