news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей романтикмы? - Тормыш иптәше җавап бирә

news_top

Тормыш иптәше Инзилә сүзләренчә, җырчы Радик Юльякшин (Элвин Грей) бер дә романтик түгел. Шуңа да карамастан, пар үзара аңлашып, бер-берсен хөрмәт итеп, бик матур яши. Бу хакта Инзилә «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп» кенә тапшыруы алып баручысы Роза Хәйруллинага сөйләгән.

«Радик романтикмы ул? Романтик кичәләр, көтмәгәндә-уйламаганда матур сюрпризлар ясыймы?» – дип сорый аннан алып баручы.

«Юк, Радик романтик түгел. Ул үзе дә әйтә бу турыда. Туган көнем җиткәндә, мәсәлән: «Матурым, мин романтик түгел инде. Нәрсә бүләк итим?» – дип килеп җитә ул минем яныма. Романтикага аның вакыты юк. Шуңа күрә романтикасыз гына яшибез инде», – дигән Илзирә.

Әлеге пост янындагы комментарийларда исә үгезбозау йолдызлыгында туган ир-атларның гомумән дә романтик булмавы, әмма бик кайгыртучан һәм тугры кешеләр булуы турында язалар. Инзиләне исә гади дә, матур да, эчкерсез дә дип бәялиләр, аларга тигез, мәхәббәтле гомер теләп комментарийлар калдыралар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар