
Татар эстрадасы җырчысы Радик Юльякшин (Элвин Грей) хатыны Инзилә белән поездда Мәскәүгә барып кайткан. Җырчы сәфәрдән фотоларын Телеграм-каналында күрсәтте.
«Килешәсездер… Поездларның һәм тимер юл вокзалларының үз романтикасы. Мин ешрак машинада яки самолетта очам – тиз, уңайлы бит инде. Әгәр вакыт бар икән, поезд да шәп. Тәгәрмәчләр тавышына йоклап китәсең һәм станциядә уянасың. Ә анда кемдер каршы ала, кемдер озата, күзәтергә кызык. Хәзер инде поездлар заманча, әмма балачактагы шул атмосфера саклана. Стаканда кап-кайнар чәй, пешкән йомырка, колбаса, яңа өзелгән кыяр. Хәтерлисезме? Тиз пешә торган токмач пешерәсе килә башлый. Йокы туйдырып, Казанга кайтып җиттек», – дип яза Радик.
Артист белән язылучылары да килешкән.

Фото: © Радик Юльякшинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Фото: © Радик Юльякшинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән