Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Элвин Грей, Мәскәүдә биш ел иҗат иткәч...» – Айваз Садыйровның төн йокысы качкан

news_top_970_100
«Элвин Грей, Мәскәүдә биш ел иҗат иткәч...» – Айваз Садыйровның төн йокысы качкан
Салават Камалетдинов

Теле-радиотапшырулар алып баручы, «Тәртип» радиосының продюсеры үзен бик нык борчыган эстрадага кагылышлы сорауларны социаль челтәрдәге сәхифәсендә язып чыккан.

Татар артистлары, аларның тормышлары белән даими кызыксынып яшәгән тамашачы уенын-чынын бергә кушып язган әлеге сорауларның төбенә тиз төшенер, мөгаен. 

«Төн йокымны качырган сораулар... Сораулар күп, җаваплар юк...

Камал театры яңа бинага күчкәч, август аенда унөч көн дәвамында концерт куярга Салаватка зал бирерләрме?

Илсөянең «20 ел инде се...» программасындагы «се...»се неүжәли инде теге сүз? Серләүхәсез?!!

Элвин Грей Мәскәүдә биш ел иҗат иткәч, «Рәхмәт сезгә, мин киттем «дальше», – дип, Лос-Анджелеска китеп барырмы?

Илназ Гарипов корпоративларда да хәзер русча гына җырлыймы?

Данир «для разнобразия» хатынының алкаларын кигәли микән?

Сәфәрованың теге фотографиясе ничә кешенең тәһарәтен боздырган икән?

...һәм иң мөһиме – Исхак-хан кайда ул хәзер?» – дип борчылган Айваз.

«Исхак-хан килгәләп чыга бит ул, аны Пугачева аккаунтыннан эзлисездер», «Тагын бер сорау өстик: Ранил Нуриев кайда ул хәзер?» – дип язганнар Айвазның виртуаль дуслары.

«О-о-ой, тагын күп сораулар өстисе килә», – дип комментарий калдырган Илсөя Бәдретдинова да.

Фото: Айваз Садыровның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 август 2022
    Исемсез
    Исхак-Хан татар евро-дэнс агылышынын патриархы булып кала, бугенге конгэ кэдэр
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100