Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей «Ласковый май»га нигез салучы Сергей Кузнецов белән...

news_top_970_100
Элвин Грей «Ласковый май»га нигез салучы Сергей Кузнецов белән...
https://vk.com/elvin_grey?from=quick_search

Шушы көннәрдә Радик Юльякшин, ягъни шул ук Элвин Грей танылган композитор, шагыйрь, бик күп җырлар авторы, «Ласковый май» төркеменә нигез салучы Сергей Кузнецовның өенә барып, әлеге шәхеснең хәлен белгән. Истәлеккә фотога да төшкәннәр.

Фотодан күренгәнчә, танылган җырлар авторы олыгайган көннәрендә бик гади генә итеп яшәп ята икән. «Легендар кеше белән очрашу! Сергей Кузнецов – «Ласковый май» төркеменә нигез салучы. Әлеге төркемнең кайсы җыры сезгә күбрәк ошый?» – дип сораган Элвин Грей ВКонтакте сәхифәсендә.

Җырчының виртуаль дуслары Сергей Кузнецовның иң популяр җырларын санап киткән: «Белые розы», «Седая ночь», «Розовый вечер», «Тающий снег» һ.б.

«Радик, афәрин, ташландык кешенең хәлен белгәнсез. Кеше файдалы булганда, керем керткәндә генә башкаларга кирәк шул, бик кызганыч», «Күзләре янып тора, шатлангандыр... Булдыргансыз, талантлы шәхесне барып күргәнсез», «Маладис, Радик. Искиткеч кеше бит ул. Шундый шәхесләрне онытмавыгыз игътибарга лаек», – дип җырчыны хуплаучылар булган.

«Артистлар, бәлки, аңа булышырга кирәктер, күренеп тора бит нинди хәлдә яшәве...», «Менә кем ул премия һәм бүләкләргә лаек кеше! Ә ничек яши...» – дип язучылар да бар.

«Барыбыз да аның җырларын тыңлап үстек бит без», «Сергей Кузнецов! Аның җырлары – безнең яшьлек ул!», «Минем өчен «Лаксковый май»ның бөтен җырлары да шәп!», «Нинди җыр җырласалар да, хит була иде. Башка андый төркем юк инде ул», – дигән кайберәүләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100