Радик Юльякшинга (Элвин Грей) «Каракалпакстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелгән. Бу турыда җырчы үзенең шәхси сәхифәсендә хәбәр итте.
«Сезнең белән шатлыклы хәбәр белән уртаклашасым килә – бүген мин «Каракалпакстан Республикасының атказанган артисты» исемен алдым.
Каракалпакстан Республикасы – Үзбәкстан составындагы автономияле Республика. Үзенчәлекле мәдәнияте һәм талантлы кешеләре булган гаҗәеп як.
Минем җырларны Каракалпакстан һәм Үзбәкстан халкы шулай яраталар һәм тыңлыйлар дип уйламаган идем, бу – бик кадерле һәм бик илһамландыра», – дип язган ул.