Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей һәм аның командасы көтелмәгән хәлгә юлыккан

news_top_970_100
Элвин Грей һәм аның командасы көтелмәгән хәлгә юлыккан
"Татар-информ" архивы

Радик Юльякшин (Элвин Грей) һәм аның командасы күңелсез хәлгә юлыккан. Яңа Уренгойга барышлый, салкыннарга чыдамыйча, артистларның транспортлары юлда туктап калган. Яңа Уренгойда кичә көндез -26, төнлә -35 градус салкын булган.

«Яңа Уренгой! Кызганыч, бүгенге концертыбызны күчерергә мәҗбүр булдык. Сезгә килгәндә, юлда көтелмәгән хәлгә юлыктык. «Тимер ат»ларыбыз кырыс салкыннарга чыдамады, техника туктап калды. Экстрен рәвештә кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Сезгә һичшиксез килеп җитәчәкбез. Якын арада яңа датаны билгеләп, хәбәр итәрбез.

Шулай килеп чыкканы өчен гафу үтенәбез, аңлавыгызга өметләнәбез», – дип язды Элвин Грей үзенең Телеграм-каналында.

Язылучылары фикеренчә, чишеп булмастай проблемалар юк. «Иң мөһиме – үзегезне саклагыз», – дип язалар алар. Җырчыга төньякка гастрольләрне май аенда башларга киңәш итүчеләр дә бар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 март 2025
    Исемсез
    Адәм булгач, әрәм була күрмә балакаем. Олы кешеләрдән сорашып чыгарга кирәк андый ерак сәфәрләргә. Бөтен ил белән синең өчен борчылып торабыз бит без.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100