Радик Юльякшин (Элвин Грей) социаль челтәрдәге сәхифәсендә бала һәм үсмер чагындагы архив кадрлары белән уртаклашты. Видеода җырчы үзенең беренче җырлары турында сөйли.
Элвин Грей иң беренче җырын 14 яшьтә язган. «Күз алдына китерегез: мәктәп баласы, дәрес әзерләү урынына, җырлар иҗат итә. Ул җырлар да мәктәп яисә математика турында түгел, ә мәхәббәт турында! Беренче җырым «Сине «хочу» дип атала иде. Бу – бик табигый: үсмер чак, кайнар кан, беренче хисләр... Икенче җырым – «Бирмәдең», – ди артист.
«Сине «хочу» җырын ул яңадан чыгарган. «Без аны яңадан яздырдык: хәзер ул заманча, куәтле яңгырый. Ләкин иң мөһиме – анда җырларга хыялланган, тавышын ишеттерергә теләгән шул үсмернең җаны сакланган. Бу җыр минем өчен беренче мәхәббәт кебек. Аны дөньяга икенче тапкыр чыгару – сүз белән аңлатып булмаслык дулкынландыргыч хис», – дип яза җырчы.