Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей «Башкорт хуҗабикәсе»нә эчкечелек белән мавыгуы турында сөйләгән

news_top_970_100
Элвин Грей «Башкорт хуҗабикәсе»нә эчкечелек белән мавыгуы турында сөйләгән
видеодан скриншот

Элвин Грей «Башкорт хуҗабикәсе» буларак танылган блогер Миләүшә Шәйхисламованың «Йолдыз белән бер көн» проектында төшкән.

Блогер белән аралашканда, Элвин Грей моннан 2 ел элек иҗатының сүрелеп торуы һәм моны сәбәбе эчкечелек белән мавыгу икәнлеген ачыктан-ачык сөйләгән.

«Ике ел элек карьераңда «спад» булды. Ни өчен? Депрессиядә булдыңмы?» – дип сорау бирә җырчыга Миләүшә.

«Загулял», – дип җавап кайтара аңа Радик.

«Загулял? Дуслар, минем интервьюда Радик – бу сорауга дөрес җавап биргән бердәнбер артист. Синең алкоголь белән проблемалар бармыни?»

«Бар, ә кемнең юк ул? Ул вакытта, башкача җыр яза, концертлар эшли, яши алмаячакмын, дип уйладым. Өйдә диванда, берни эшләмичә, түшәмгә карап утыра идем. Шулай кайгырып 1 ел узып китте, 2 ел…

Аны каравы, мин ул вакытта кемнең кем икәнен белдем. Кемдер миңа арты белән борылды, кемдер янәшәмдә калды. Кыен чагымда ташлаучылар булды. Барысы да җайлангач, алар кире килделәр, ләкин мин кемнең кем икәнен белә идем инде», – дип сөйләгән бу хакта Элвин Грей.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100