news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей – 1,5 млн, Винарис Ильегет – 30 мең: корпоративта чыгыш ясау бәяләре нинди?

Озакламый 2025 ел белән хушлашып, 2026 елга аяк басабыз. Яңа ел уңаеннан күпчелек оешмалар корпоративлар үткәрә. Баерак булганнары татар эстрадасы җырчыларын да чакыра. Тик татар «йолдызлары»ның моңлы тавышларын бәйрәм кичәсендә ишетү күпмегә төшә? Бу хакта «Интертат» хәбәрчесе Руфинә Гарифуллина сорашты.

news_top
Элвин Грей – 1,5 млн, Винарис Ильегет – 30 мең: корпоративта чыгыш ясау бәяләре нинди?
Фото: © «Татар-информ»

«Яртышар миллион гонорарны минем күргәнем дә юк»

Элегрәк корпоративлар бик еш үткәрелмәсә дә, бүгенге көндә ул шактый популярлык казанды, дисәк тә ялгышмамдыр. «Корпоратив» сүзен ишеткәч, күз алдына ике күренеш килеп баса: ялт-йолт утлы кичә һәм җырчылар. 2026 нчы Яңа ел якынлашу уңаеннан, татар эстрадасы җырчылары белән элемтәгә чыгып, сораштыру үткәрдек. Сорау болайрак яңгырый иде: «Яңа ел корпоративында чыгыш ясау бәясе күпмегә төшә?»

Сезнең игътибарыгызга искәртеп куям: әлеге сораштыру җырчыларның кесәсендә ничә сум акча барлыгын тикшерү максаты белән түгел, ә гомуми мәгълүмат алу өчен генә үткәрелде!

Зәйнәб Фәрхетдинова:

Һәр елны сорыйлар инде. Төрлечә була ул. Төрле шәһәрләргә дә чакырырга мөмкиннәр бит. Ул вакытта юлны исәпкә алып, бәясен сөйләшәбез. Мине еш чакыралар, һәм моның өчен мин бик рәхмәтлемен. Шуңа күрә, дөресен генә әйткәндә, умырып та, каерып та алмыйм. Бу – «инкогнито» һәм әлеге мәгълүмат таралырга тиеш түгел, дип уйлыйм. Һәрбер кешенең үз бәясе бар бит. Минем сәхнәдә стажым да бар, фонограммага да авыз ачып тормыйм. Гомумән, 150 меңнән дә ким алмыйм.

Иркә:

Минем төркемемдә 13 кеше. Без корпоративларга кайвакыт 8әр, кайвакыт 10ар кеше йөрибез. Бүгенге көндә безнең төркемнең корпоративта чыгыш ясау бәясе – якынча 250 мең. Без артыгын алмыйбыз. Әлеге бәягә, әлбәттә, минем биюче егет-кызларымның түккән көчләре дә керә. Аларның җырлаулары да, биюләре дә, уйнаулары да – берсе дә бушка гына эшләнми, һәрберсенә түләргә кирәк. Шуннан чыгып, әлеге бәя тулаем минем кесәмә кермәгәнне дә аңлыйсыздыр. Яртышар миллион гонорарны минем күргәнем дә, андый тәкъдим белән кешеләргә чыкканым да юк. Яңа ел төнендә, бәлки, бераз кыйбатрак булыр, тик анысын әйтә алмыйм. Әлегә ул көнне эшкә алынырмынмы, юкмы – билгесез. Чөнки минем өчен гаиләмнән һәм балаларымнан да кадерлерәк кешеләр юк.

Дилә Нигъмәтуллина:

Аерым мин – 60, команда белән 120 мең.

Винарис Ильегет:

30 мең.

Алинә Шәрипҗанова:

Бу сорауга икенче яклап карыйк әле. Бер җырны яздыруның уртача бәясе якынча 100 мең сум тора. Чыгыш ясар өчен костюмнар тегү, туфли һ.б. да кирәк бит. Уртача бәя – 100 мең. Кайвакыт танышларның корпоративларында бушлай да җырлыйбыз. Без һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Минем үземнең эш урыным бар, ул мине «ашата», шуңа күрә мин корпоративлардан «зависимый» кеше түгел.

Донецк һәм Луганск шәһәрләрендә без бушка чыгыш ясыйбыз. Бүгенге көндә без анда барлыгы 4 тапкыр булырга өлгердек инде. Херсон шәһәренә кадәр Марина Карпова белән бардык. Бу – корпоратив дип саналамы, әллә юкмы? Анда куелган барлык концертлар бушка булды. Беркемнән дә бер тиен сорамадык.


ИлСаф:

40-50 мең.

Сәидә Мөхәммәтҗанова:

Барысы да шартлардан тора. Бүгенге көндә минем музыкантларым бар. Алар бишәү. Тере тавыш һәм үземнең «бэнд» белән чыгыш ясыйм. Ярты сәгатьлек программа – 300, ә 1 сәгатьлеге – 500 мең тора.

Гүзәлия:

Туйларда һәм банкетларда төрле бәяләр була. Мәсәлән, мин Казанда буласы никахларда 50 меңгә эшлим. Ә Яңа ел корпоративында 60-70 мең сорыйм.

Рөстәм Асаев:

Бәяләр төрлечә була инде. 0 дән алып 50, 100 меңгә кадәр…

Әнвәр Нургалиев:

Әйтмим.

«Җырның 1 минутын тыңлау якынча 17 меңгә төшә икән»

«Tatnews Tatar» каналы да, шулай ук, берничә татар эстрада җырчыларының корпоративта чыгыш ясау бәяләрен белешкән. Иң югары гонорарлы җырчы Элвин Грэй булган. Сезнең Яңа ел кичәсе корпоративында күпмегә чыгыш ясарга әзер икән ул? Җавабын хәзер белербез.

Элвин Грей һәм аның 3 музыканты Яңа ел корпоративында 1,5 сәгатьлек программа белән чыгыш ясый. Бәясе – 1,5 миллион сум. Әлеге бәя берничә ел дәвамында үзгәрешсез сакланып килә. Һәм башка татар эстрада җырчылары белән чагыштырганда, әлеге бәяне иң югарысы итеп санарга да мөмкин. 1,5 сәгать 1,5 миллионга тигез булгач, димәк, корпоративта җырның 1 минутын тыңлау якынча 17 меңгә төшә икән. Боларның барысын санап язганда, радиодан аның җыры уйный. «Символично» дигәндәй.

Ришат Төхвәтуллинның һәм аның 4 музыкантының корпоративта чыгыш ясау бәясе шактый үскән. Хәзер корпоратив бәясе 500 мең урынына 1 миллион сум тора икән.

Шул ук бәягә Марат Яруллин да 10 җырын сезнең Яңа ел корпоративында яңгыратачак. Ә озынайту мәсьәләсенә килгәндә, анысы индивидуаль рәвештә сөйләшенелә.

Фирдүс Тямаевның гонорары бу елны үзгәрешсез калган. Узган елгы кебек үк, бу елны да сез аны 700 меңгә чакыра алачаксыз. Тик артист шуны да искәртеп китте: корпоративта чыгыш ясауның бәясе, кем чакыруына карап, түбәнрәк тә була ала. Корпоративка Фирдүс Тямаев үзенең 20 кешедән торган төркеме белән киләчәк. Сөйләшенгән вакыттан, ягъни 40 минуттан озаграк чыгыш ясарга туры килсә дә, җырчы өстәмә бәяне түләргә сорамаячак.

Тыйнаклар рәтен татар эстрадасы легендалары Салават Фәтхетдинов һәм Айдар Галимов алды. Алар сезнең Яңа ел корпоративында 350 меңнән алып 500 мең сумга кадәр чыгыш ясаячаклар.

Хатын-кызлар арасында татар эстрадасының иң югары гонорарлы җырчысы булып Илсөя Бәдретдинова санала. Аның корпоративта чыгыш ясау бәясе – 800 меңнән алып 1 миллион сумга кадәр. Узган елны исә корпоративта төркемсез – 150, ә төркем белән чыгыш ясау – 350 мең булган.

Гүзәл Уразованың корпоративта чыгыш ясау бәясе заказчыдан һәм үткәрелү урыныннан, мәйданыннан тора. Бәя 100 мең дә, 300 мең дә булырга мөмкин. Ә хәйрия концертларында ул бушка чыгыш ясый.

***

«Интертат» редакциясе барлык укучыларын һәм язылучыларын ихлас күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итә. 2026 ел сезгә ныклы корычтай сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете һәм зурдан-зур уңышлар алып килсен. Моңаймыйча гына, һәрвакытта да елмаерга сәбәп табып яшәргә насыйп булсын.

P.S. Кайсы җырчыны корпоративка чакырырга булдыгыз соң инде? :)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар