Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин 1,5 миллион, Тямаев 100 мең: татар җырчыларын корпоративка чакыру күпмегә төшә?

Яңа ел бәйрәмнәре белән бергә корпоратив вакытлары да якынлаша. Быел җырчыларны Яңа ел кичәсенә ничә сумга чакырырга була? «Интертат» шул хакта сораштыру үткәрде.

news_top_970_100
Элвин 1,5 миллион, Тямаев 100 мең: татар җырчыларын корпоративка чакыру күпмегә төшә?
https://pixabay.com/ru

Яңа ел кичәләре җитә дип, кемдер күлмәк, кемдер бәйрәм итү өчен кафе, ресторан сайлый. Корпоративны тагын да ямьлерәк, күңеллерәк итәр өчен җырчыларны да чакыралар. Быелгы корпоратив бәяләре ничек, узган ел белән чагыштырганда кимегәнме? Шуны белер өчен артистларга һәм аларның концерт директорларына шалтыраттым.

Ришат Төхвәтуллин быел сезнең алда 500 меңгә чыгып җырларга әзер. Бу хакта концерт директоры Илгиз хәбәр итте:

Бу 40 минутлык программа, үзенең музыкантлары, биючеләре белән килә Ришат. Быел корпоративларга чакырулар алдык инде, — диде ул.

Раяз Фасыйховның исә үзе белән сөйләштек:

Бәяләрне кемгә кирәк, шуңа гына әйтәм мин. Үткән ел белән чагыштырганда, берни дә үзгәрмәде. Корпоративларга чакырулар бар. Без регионнар буенча да йөрибез, төрле вариантларда чыгыш ясыйбыз: төркем белән дә, үзем генә дә. 40 минут, яисә икегә бүлеп, 20шәр минут була инде ул, — дип төгәл саннарын атамыйча гына саубуллаштык.

Илсөя Бәдретдинованың концерт директорына да корпоратив бәяләрен белү теләге белән мөрәҗәгать иттек.

Бәя төрлечә, мин аны төгәл генә әйтә алмыйм. Монда - 20, башка җирдә 30 булырга мөмкин. Бәяне Илсөя үзе хәл итә. Юлның ераклыгына да карый. Төркем белән яки ялгызы гына да җырларга мөмкин. Чыгышның вакыты да бәягә йогынты ясый. Кемдер бер сәгать сорый, кемгәдер бер генә җыр кирәк, шуңа күрә төгәл бәяне әйтеп булмый. Корпоративларга чакырулар күп булды. Ләкин әле төгәл түгел, барысы да сорау астында, — диде Гүзәл ханым.

Узган ел белән чагыштырганда, Илсөя Бәдретдинованың чыгышларына бәяләр үзгәрмәгән.

Лилия Муллагалиева рәхәтләнеп барлык сорауларыма да тәфсилләп сөйләде:

Корпоратив бәяләре үзгәрмәде. Бәяләргә килгәндә, 25 меңнән башлана. Ул бит корпоративның нинди булуыннан да тора: зур организациянекеме, кечкенә генә бер шәхси эшмәкәрнекеме. Мәсәлән, 29 декабрь көнне бер организациянең корпоративында эшлим, алар 45 мең түли. 17 кешелек бер оешмага чакырдылар, алар 20 мең түлиячәк. Мин бит инде аларга да әллә нинди зур суммалар атый алмыйм, бу дөрес тә булмас иде. Мин шулай эшлим инде. Башкалар да шулайдыр.

Былтыр балам кечкенә булгач, бер генә тапкыр эшләдем. Быел корпоративларга чакырулар күбрәк. Дөрес, коронавирус аркасында өч зур корпоратив булмаячак, — диде ул.

Үзләренең Яңа ел кичәсендә Илназ Сафиуллинны күрергә теләгән кешеләргә 1-2 җыр өчен 35 мең, ә 3-8 җыр өчен 50 мең түләргә кирәк булачак.

Элвин Грей - бүген иң кыйммәтле артистларның берсе. Аның Яңа ел алды кичәләрендәге программа бәясе турында менеджеры Семен сөйләде:

Корпоративларга бару 1,5 млн сум тора. Яңа ел төнендә кыйммәтрәк булачак. Без бары тик команда белән һәм райдер буенча гына эшлибез. Корпоративларга чакырулар бар, бөтен саклык чараларын да үтәп чыгышлар ясаячакбыз, — дип белдерде ул.

Филүс Каһировның концерт директоры Эльмира:

Филүснең гонорары үзгәрми — 50 мең. Бу үзе генә чыгыш ясаса. Узган ел белән чагыштырганда, быел Яңа ел кичәләренә әзрәк чакырдылар. Ул берничә ел рәттән Яңа ел төнендә Америкада эшләгән иде.

Дилә Нигъмәтуллинаның концерт директоры Илсөяр төгәл суммаларны атый алмады:

Корпоративларда чыгыш ясау бюджеттан чыгып карала. Безнең очракта төгәл бәя юк. Дилә һәрвакытта да кешеләрнең хәленә керергә тырыша. Азрак булса да, быел да чакырулар бар, — диде ул.

Корпоратив бәяләре турында Фирдүс Тямаевның үзе белән сөйләштем.

Без төрлечә йөрибез, билгеле бер бәясе юк аның. Кешенең хәленә карыйбыз, аннары чама дигән әйбер дә бар бит. 100-150 меңнән дә төшмәскә тырышабыз, югыйсә аннары төркемгә түләргә әз кала. 200, 300, 500 дә булган чаклар бар. Кирәк булса, күрше регионнарга да барабыз. Яңа ел кичәләренә чакырулар бар. Узган ел белән чагыштырганда аермасы бармы икәненә игътибар бирмәдем, әйтә алмыйм, шулай ук, ахры, - диде Фирдүс.

Зинира һәм Ризат Рамазановларны әлегә кичәләргә чакыручылар булмаган:

Безнең билгеләп куелган бер бәя юк. Ипи алып, өстенә май ягып, сыр һәм колбаса куеп иртәнге аш ясауга җитә инде. Барлык очракта да кешенең хәленә кереп, аның теләкләрен истә тотарга тырышабыз. Бәя күп факторларга бәйле инде: вакыт ягы, аннары анда җырларга яисә кичәне алып барырга да кирәк булачакмы? Быел Башкортстанда корпоративлар булмый, дип әйттеләр, шуңа чакырулар да юк әле.

Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова:

Дөресен генә әйткәндә, әле корпоротивларга чакырган кеше юк. Күп җирләрдә кичәләрнең үткәрелү-үткәрелмәве әлегә ачыкланып бетмәгән, шуңа төгәл генә билгеле түгел. Урынына, вакытына карап, бәясен сөйләшергә була. Безне күп очракта Гүзәл белән бергә чакыралар. Алай җайлырак та, программа да көйләнгән. Мин кайберәүләр кебек 150шәр мең сорамыйм. 100 меңгә хәтле инде. Узган ел белән чагыштырганда бәйрәмнәр кимеде, эш юк аның хәтле. Узган ел атна саен бәйрәм була иде. Быел бәяне 10-20 меңгә киметтек тә хәтта, — диде Илназ.

Парлы гаиләләрнең тагын берсе — Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева:

Безнең барысы да индивидуаль якын килеп эшләнә. Барыбызны да бергә, ягъни төркем белән чакыру 80 мең тирәсе. Бу инде 5-6 сәгатьлек эш, монда алып бару да керә. Чакырулар бар. Ләйсән белән икебезне җырларга гына да чакырдылар, төркем белән дә эш бар. Аңлашыла, быел узган елгы кебек эш күп түгел. Бу вакытка безнең инде 10 көн алдан язылып куелган иде. Былтыр 5 көн рәттән эшләгән вакытлар да булды, — дип аңлатты Булат Бәйрәмов.

Ришат Фазлыйәхмәтов үз бәясен белми булып чыкты. Концерт администраторыннан белешеп, кире үзе шалтыратты.

Төркем белән килсәк, 120 меңнән башлана — бу тулы бер концерт программасы. Аерым гына да чакырганнары бар, алай 40 меңнән башлап чыгыш ясыйм. Күрше регионнарга да барабыз, кирәк булса, — диде Ришат.

Данир Сабиров, Эльмира Кәлимуллина һәм Салават Фәтхетдиновның концерт директорлары корпоратив бәяләрен атаудан баш тарттылар. Ә Гүзәл Уразованың концерт директоры Руслан:

Корпоратив бәяләре быел юк, чаралар да юк, бернәрсә дә юк быел. Сезнең кем икәнегезне каян белик, без сезне белмибез. Сорауларга җавап бирмим мин, — диде дә, элемтә дә өзелде. Быел җырчы әллә корпоративлардан баш тарткан инде, аңлашылмады.

«Реальное время» сайтында исә, без белә алмый калган артистларның да корпоратив бәяләрен язганнар. «Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов үзләренең бәяләрен 1,5 тапкырга арттырып — 150 меңгә кадәр күтәргәннәр. Раяз Фасыйхов командасы белән 150 меңгә, ә үзе генә 100 меңгә чыгыш ясарга әзер. Эльмира Кәлимуллинаның 40 минутлык чыгышы өчен 170 мең түләргә кирәк булачак. Салават Фәтхетдиновның 40 минутлык чыгышы — 250-350 мең тора», — дип яза «Реальное время».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100